Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2024, 11:00

Халык файдасына хезмәттә

Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме.

Халык файдасына хезмәттә
Халык файдасына хезмәттә

БР «Илеш урманчылыгы» дәүләт автономлы учреждениесе хезмәткәрләре бу датага, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән килә.

Биредә эшләүче 21 кеше җаваплылыгында: бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, күз карасыдай саклау, урман янгыннарына юл куймау - болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.

Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Төбәгебездәге урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз. Урман хуҗалыгы тармагы республика һәм район җитәкчелеге күз уңында булуы безне шатландыра, даими ярдәмне тоябыз.

Бүгенге көндә урман хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 33441 сум тәшкил итә. Агачны, агач материалларын, үсентеләрне сатудан һәм линияле һәм инженерлык корылмалары милекчеләренә хезмәт күрсәтүдән керемле өлеше - 3 млн. 952 мең сум. Дәүләт йөкләмәсен үтәү өчен 3 млн. 345 мең сум акча бүлеп бирелде.

Урман хуҗалыгы исәбенә алынган “Алтай-900” тасма пилорамасы, “СКР-7” станогы җитештерүчәнле эшли. Әлеге станокларда производство начальнигы Раил Юнысов җитәкчелегендә Алмаз Ямалиев һәм Әдип Хаҗиев эшли.

Ел башыннан барлыгы 2 млн. 115 мең сумлык товар продукциясе җитештерелде. Агач материаллары районда шәхси йортлар төзүгә алына, базар хакы үтемле булу сәбәпле, аларга ихтыяҗ зур.

Агач үсентеләре үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Предприятие республикада беренчеләрдән булып ябык тамыр системасы булган үсентеләр үстерүдә перспектив юнәлешләр буенча эшли. Бу җәһәттән Үрмәт питомнигы аерым урын биләп тора. Биредә быел мондый ысул белән 80 мең данә үсенте үстерелә, моның өчен 500 кв.метр мәйданлы теплица бар. Киләчәктә тагы бер теплица эшләү планында торабыз. Анда каен, карагай орлыклары чәчеп, үсентеләр үрчетәчәкбез.

Урман питомнигында сезонлы эшчеләр - бригадир Әлфия Әхмәтова, урман эшчеләре Римма Шәехова, Айгөл Мөхәммәтова, Рәйсә Гыйльманова эшли. Шулай ук питомник территориясендә агач күркәләре киптергече бар. Анда чәчү өчен ылыслы орлыклар әзерләнә.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән район үзәге, авыллар йөзе дә үзгәрә. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән яшь чыршы (зәңгәре дә), миләш, каен агачлары, спирея, барбарис куаклары Югары Яркәйне бизи. Язын һәм көзен агач утырту өмәләре оештырыла. Бу чорларда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучылары зур ярдәм күрсәтте. Нәтиҗәдә, 45,5 гектар мәйданда урманчылар белән берлектә 91 мең данә яшь үсентеләр утыртылды. Алдагы елларда утырткан урыннарда өстәмә 30 гектар мәйданда 30 мең данә яшь үсенте җир куенына кертелде.

Украинадагы махсус хәрби операция башланганнан бирле биредә 93 катнашучының гаиләләренә 1683 куб.м күләмендә (813 меңнән артык хезмәт) утын әзерләп җибәрелде. Моннан тыш, 177,6 мең сумлык 141 куб.м күләмендә урман продукциясе бирелде, 566,5 мең сумлык 92 куб.м күләмендә блиндажлар төзүгә урман озатылды. Әлеге күрсәтелгән хезмәтләрнең барысын да урман хуҗалыгы үз исәбенә башкара.

Урман хуҗалыгы перспективасы - барлык дәүләт йөкләмәләрен сыйфатлы итеп үтәү, агач эшкәртү юлы белән җитештерүне һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру.

Хезмәттәшләремне – урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Табигать байлыгын саклауга, арттыруга һәм халык файдасына, хезмәткә багышланган эшебездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Фидрат ЯКУПОВ, “Илеш урманчылыгы” дәүләт автономлы учреждениесе директоры.

Халык файдасына хезмәттә
Халык файдасына хезмәттә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: