Кырым, Үзбәкстан, Төркия һәм Русия субъектлары вәкилләре Ялта халыкара икътисади форумы кысаларында халык кәсепләренә үсәргә һәм үз төбәкләренең брендларына әверелергә мөмкинлек бирә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Сөйләшү “Халык-сәнгать кәсепләренең бөтендөнья мирасы. Мәдәниятләрне саклауда һәм үстерүдә роле” сессиясе кысаларында оештырылды.
Үзбәкстаннан “Һөнәрмәнд” һөнәрчеләр ассоциациясе әгъзасы, “Salay Zuhra каракүл”гә нигез салучы Зөһрә Хамроева мех эшләнмәләре җитештерү белән 14 яшьтән шөгыльләнүе турында сөйләде. Ул гаилә династиясен дәвам итә һәм аның беренче эш урыны әтисенең фабрикасы була.
– Үзбәкстанда һөнәрчеләргә ярдәм итү системасы төгәл куелган. Мәсәлән, бездә бу эшчәнлеккә салымнар салынмый, һәм без җитештерүне теләсә нинди күләмдә киңәйтә алабыз, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Зөһрә Хәмроева.
Аның әйтүенчә, үсеш өчен мәйданчыклар да бирелә.
– Һәр районда үзәкләр төзелә, анда һөнәрчеләр төзелеш материалларының үзкыйммәте буенча биналарны сатып алала. Күргәзмәләрдә, шул исәптән халыкара күргәзмәләрдә катнашу Сәүдә-сәнәгать палатасының структур бүлекчәсе булган Ассоциация акчалары хисабына түләнә, – дип сөйләде Зөһрә ханым.
Әйткәндәй, “Salay Zuhra каракүл” брендының бохар каракүленнән эшләнмәләре Башкортстанда яшәүчеләргә билгеле. Чөнки Үзбәкстан һөнәрчеләре бездәге күргәзмә һәм ярминкәләрдә даими катнаша.
Кырым Республикасының “Минем Бизнес” үзәгенең Халык-сәнгать кәсепләре үзәге җитәкчесе Татьяна Рожкова Русия составына кайтканнан соң ярымутрауда халык сәнгать кәсепләренә ярдәмнең яңадан тергезелүе турында сөйләде.
Кырымнан килгән кунак Халык-сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек эшчәнлеге үзәге базасында түләүсез укыту программалары турында бәян итте. Мәсәлән, биредә Филигрань ювелир техникасын, алтын тегүне үзләштерергә мөмкин. Әлеге технологияләрнең бер өлеше Кырым Республикасының матди булмаган этномәдәни казанышы реестрына кертелгән.
Сессиядә Кырымның Греция һәм Төркия дуслары халыкара ассоциациясенең координацион советы вәкилләре катнашты.
Башкортстаннан “Агыйдел” башкорт сәнгать кәсепләре предприятиесенең халыкара проектларда катнашу тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Автор:Язгөл Сафина