Кужбахты авыл советы авыл биләмәсеннән 20 егетебез хезмәт итә, бишесе һаләк булып, Русия Президенты тарафыннан Фәнил Гыйләҗев - «Батырлык» ордены, Дамир Кашапов, Азамат Галин «Батырлык өчен» медаленә лаек булдылар. Биләмә башлыгы Азат Йосыпов чараны ачып, изге теләкләрен җиткерде. Шагыйрә Рита Солтанова (аның улы да МХОда катнаша) үзенең шигырьләрен укып ишеттерде, китапханәгә язучы Нәҗибә Сафинаның өч китабын бүләк итте.
Мәгариф ветераны Флүзә Гарипова да җыелучыларга яңа шигырьләрен тәкъдим итте. Шундый мәдәни чараларны даими үткәреп, авылдашларын сөендергән китапханә мөдире Заһидә Гайсинага рәхмәт сүзләре әйтелеп, аны Башкортстан мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты белән ихлас котладылар.
Күркәм чара Земфира һәм Радик Хәбибуллин, Фәрүзә Яппарова, Филира Хәмидуллина, Зилә Җиһаншина һ.б. жыр-моңнары белән аралашып барды, арытаба чәй табыны артында дәвам итте.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.