+22 °С
Яңгыр
Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 2б сыйныфы укучылары белән «Күңелле светофор» мастер-классы үткәрелде.
Чара башында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм юл билгеләренең төрләре белән таныштылар. Билгеләрнең кисәтү, тыю, мәгълүмати-күрсәтү билгеләре булуын белделәр.
Аннары балалар картоннан һәм төсле кәгазьләрдән китапларга кыстырырга закладка - светофор ясадылар.