Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
27 декабрь 2024, 09:35

Иң яхшы журналистларны бүләкләү тантанасы булды

25 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгының журналистика өлкәсендәге “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премияләрен тапшыру тантанасы булды. Анда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.    

Иң яхшы журналистларны бүләкләү тантанасы булдыИң яхшы журналистларны бүләкләү тантанасы булды
Иң яхшы журналистларны бүләкләү тантанасы булды

─ Без мәгълүматның объективлыгы, дөреслеге гаять зур әһәмияткә ия булган катлаулы чорда яшибез. 30га якын журналистыбыз даими рәвештә СВО зонасында була, республикада хәрби хәбәрчеләр пулы формалашты. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Башкортстанда яшәүчеләргә нәкъ менә шул окоп хакыйкатен – егетләребезнең кешеләргә җиткерергә тиешле батырлыклары турындагы чын тарихларны сөйли. Мондый шартларда эшләү өчен чын батырлык кирәк. Матбугат тармагында эшләүче 7 хезмәткәр үзләре махсус хәрби операция зонасына киткән.

Журналистлар безнең сугышчыларга, аларның якыннарына сүз белән генә ярдәм итми. Бөтен республика буенча алар гуманитар ярдәм җыюны оештыра, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый. Киңкүләм мәгълүмат чаралары безгә “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы”н лаеклы узарга ярдәм итте, бу мөһим теманы үз сюжетларында һәм язмаларында яктыртты. Журналистларның җәмгыятьне туплауга, милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аларның хезмәтен бик хөрмәтлим. Без, һичшиксез, аларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, ─ диде Радий Хәбиров.

Быел “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” конкурсы тәүге тапкыр үткәрелде. Анда 94 автор катнашты. Шулар арасыннан иң яхшы 20 эш өчен 300әр мең сум премия тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире, быел биш тапкыр СВО зонасында булып кайткан Вәдүт Исхаков, “Өмет” гәзите хәбәрчесе Язгөл Сафина, “Юлдаш” радиосы хәбәрчесе Зөһрә Арсаева һәм башкалар бар иде.

Бүләкләнүчеләр республика Башлыгына журналистларга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас