

26 апрельдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының хезмәтчән яшьләре арасында традицион профсоюз КВН фестивале узды. Оештыручылары - БР профсоюзлар федерациясе һәм БР яшьләр сәясәте министрлыгы.
Ел саен үткәрелә торган КВН һәрвакыттагыча яхшы узды. Зал җанатарлар белән тулы иде. Һәркем үз командаларына булдыра алганча ярдәм итте. Барлык коллективлар да лаеклы чыгыш ясады. Өй композициясен алар бию, мәзәк һәм җыр рәвешендә тәкъдим итте. Узган еллардагы кебек үк, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Дүртөйле районнары командалары иң көчле чыгыш ясады. Бигрәк тә Иске Баеш картлар йорты командасының чыгышы тамашачылар хәтерендә озак сакланыр. Әлеге учреждение командасы КВНда даими катнаша.
Киңәшмәдән соң жюри фестивальнең абсолют җиңүчесен атады. Гран-прины Нефтекамадан - МОАУ 17нче мәктәпнең «Учителя» командасы һәм МОАУ 1 санлы лицейның «Взлетай» командалары. Җиңүчеләр Бөтенрусия профсоюз КВНына барачак.
Фестивальнең кунаклары- Чиләбе өлкәсеннән килгән «ММК профсоюз җыелмасы»ның чыгышы да бәйрәмнең бер бизәгенә әверелде.
Барлыгы фестивальдә 15 команда катнашты.
#МирТрудМай#Трудоваядоблесть#ПрофсоюзыдляПобеды#120летПрофсоюзамРоссии
Автор:Ибрагимова Эльмира