

Уфада үткән “Китап Бәйрәме” халыкара ярминкәсенә ил буенча бик күп кунаклар һәм белгечләр җыелды. Шуларның берсе – “Москва” китап йортын үстерү буенча менеджер, аналитик Ирина Павлюкова.
Ул “Китап Бәйрәме”нә беренче тапкыр килгән. Шуңа карамастан, бәйрәмнең үткән елларда ничек оештырылуы турында хәбәрдар булуын һәм чарага зур өметләр белән килүен сөйләде.
– Мин бүген Уфада, гомумән, Башкортстанда беренче тапкырмын. Һәм төбәктә оештырылган күргәзмәдә беренче тапкыр катнашам. “Китап Бәйрәм” әле өченче ел гына үткәрелсә дә, ул шунда ук популярлык алды. Шуңа мин зур өметләр белән килдем, һәм алар тулысынча акланды. Минемчә, китап күргәзмәсен бәйрәм дәрәҗәсендә оештыру идеясе – бик яхшы. Мондый мохит истә кала, аеруча балаларны җәлеп итә. Бүген укучыларга китапларны тәкъдим итә белү – бик мөһим. Күрүебезчә, биредә стендлар, иҗади караштан чыгып, матур әзерләнгән, фотозоналар бик күп. Болар кешеләрне үзенә тартып тора, рухландыра.
Без эшебез буенча китаплар белән яшибез дисәк тә була. Шуңа карамастан, бүген төбәкләрдә, аеруча Башкортстанда нәшер ителгән китаплар белән ихлас таныштым, кайсыберләрен сатып алу теләге дә туды. Китаптан бәйрәм ясый белү бик кирәк икәнлегенә тагын бер инандым. Миңа “Китап Бәйрәме” бик ошады, – диде Ирина Владимировна.