Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
5 июнь 2025, 11:40

“Берлога” яшь техникларны көтә

“Айда/Әйҙә играть” фестивалендә “Берлога” дәүләт киберфизик платформасы остаханәсе эшли.    

“Берлога” яшь техникларны көтә“Берлога” яшь техникларны көтә
“Берлога” яшь техникларны көтә

Совет мәйданында, “Айда/Әйҙә играть” фестивале кысаларында, дүрт көн дәвамында балалар һәм әти-әниләр өчен төрле тематик мәйданчыклар эшли. Аларның берсе “Технологик прорыв” дип исемләнгән. Биредә уфалыларга һәм башкала кунакларына УДНТУның әйдәп баручы технопаркларыннан робот техникасы һәм программалаштыру өлкәсендәге казанышлар тәкъдим ителгән. Берәүләр дроннар белән идарә итү буенча ярышларда катнаша, икенчеләр анимация студиясендә үзен мультфильтипликатор буларак сынап карый.

“Берлога” дәүләт киберфизик платформасы остаханәләре исә яшь техникларны, физика, программалаштыру белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә.

 “Без  фестивальдә “Берлога” дәүләт киберфизик платформасы остаханәсен тәкъдим итәбез. Билгеле булуынча, ул Вузара студентлар кампусы базасында урнашкан. Безнең аудитория ул – мәктәп укучылары һәм студентлар. “Берлога” остаханәләре яшьләргә заманча технологияләрне үзләштерергә (программалаштыру, электроника, пилотсыз системалар һәм мобиль уеннар), реаль проектларда һәм ярышларда катнашырга, булачак һөнәрдә кирәк булачак күнекмәләр алырга ярдәм итә. Фестивальдә без укучыларны остаханә белән якыннан таныштырабыз. Шул исәптән, башлангыч сыйныфларны да чакырабыз. “Файдалы уйна” девизы астында үзебезнең дүрт уен булдырылды, алар программалаштыру, пилотсыз очкычлар, алар белән идарә итү буенча. Болар барысы да яшь техниклар өчен аеруча кызыклы”, - ди оештыручы егетләр һәм кызлар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас