

Айбулат Ахунов Дөмәй авылында күп балалы гаиләдә туа. 2006-2015 елларда Дөмәй урта мәктәбендә белем ала, анда төрле спорт чараларында җиңүләре белән аерылып тора. Армрестлинг буенча ярышларда катнашып призлы урыннар яулый. 2015 елдан Башнефть АЗСында оператор булып эшли.
2023 елның 12 сентябреннән контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Якташыбыз шул ук елның 26 октябрендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була.
Айбулат үзенең хәрби бурычын намус белән үти һәм яшь буынга үрнәк булып кала.
Яугирнең гәүдәсе туган ягына кайтканчы шактый гына вакыт үтә. Гөлчәчәк ханым газизен юллап, кайларга гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми. Шунда йөргәндә “Әгәр дә улымны туган авылына алып кайтып җирләп булса, аның истәлегенә балалар мәйданчыгы эшләтер идем” дип сүз бирә.
Балалар мәйданчыгы Халыкара балаларны яклау көнендә, шулай ук Гөлчәчәк ханымның 55 яшьлек юбилее, Айбулатның туган көнендә үз ишекләрен ачып, кызларның сабыйларның шат тавышына күмелде. Чарада Башкортстан Республикасы дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Тимур Зарипов катнашып, изге теләкләрен юллады. Шулай ук сугыш яланында улларын югалткан аналар да бәйрәмгә бергәләп кушылды.
Сабыйлар бәйрәм көнендә шундый зур бүләк ясаган Гөлчәчәк апаларына булган рәхмәтләрен аны бергәләп кысып кочаклап җиткерде.
Лира ШАМИЛЕВА.