Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 июль 2025, 09:35

Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды

11 июльдә Илеш районының «Гармония» өлкән буын аралашу үзәгенең «көмеш» яшьтәге  вәкилләре вакыйгаларга бай “сиксәненче еллар”га мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Югары Яркәйдәге Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды. Кичә танылган һәм традицион вальстан башланды, ул инде күп еллар яши, картаймый һәм безнең тормышыбызны бизи.

Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека уздыМәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды
Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды

Анда сиксәненче елларның популяр Ретро-хит җырлары яңгырады, катнашучылар яшь чакларында клубларга биюгә йөрүләрен искә төшерделәр.

Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да биеделәр, җырладылар, бер-берсе белән аралашудан ләззәт һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

Чара дәвамында гадилек һәм нәфислек, осталык һәм гармония хөкем сөрде. Яшьләр, парк буйлап йөргәндә, кызыксынып туктап, районның мөхтәрәм кешеләренең истәлекләрен тыңладылар.
Яшьлек һәрвакыт безнең белән, музыка һәм биюләр ике буынны берләштерде. Бу күркәм чара  киләчәк очрашуларга, дискотекаларга, җәйге мәдәният һәм ял паркында бию мәйданчыгында концертларга өмет калдырды.

Әлеге кичәне оештыручыларга, алып баручыларга һәм актив катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак

Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды
Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды
Мәдәният һәм ял паркында онытылмаслык ретро-дискотека узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас