Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
31 июль 2025, 07:15

Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Нәкъ менә хәзер игелекле эшләр белән шөгыльләнергә вакыт. Балалар күзләрендә ихлас шатлык күрү, чын игелекле эш башкару – зур бәхет ул. Районда ел саен авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәпкә баручы балаларга ярдәм йөзеннән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.   

Ярдәмегез өчен рәхмәт!Ярдәмегез өчен рәхмәт!
Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Безнең Югары Яркәй авылында да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Алар канцелярия кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киеме, балалар мәктәп формасы һәм өлкәннәр өчен киемнәр рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.
Беренчеләр рәтендә булып «Резеда» һәм «Резедушка» кибетләре директоры Эльмира Диниева ярдәмгә килде.
Без сезгә һәм сезнең коллективка ярдәмчел булуыгыз, игътибарыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез, һичшиксез, мохтаҗ гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм. Сезгә уңышлар, тотрыклылык һәм чәчәк ату телибез!

Чыганак

Ярдәмегез өчен рәхмәт!
Ярдәмегез өчен рәхмәт!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас