Маяк
+22 °С
Дождь
Новости
17 Сентября 2025, 09:15

Уфада Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлашачаклар

«Башкортстан» мотоукчылар полкының өлкән лейтенанты Илдар Суфияров, яуда дошманга соңгы чиккә кадәр каршылык күрсәтеп, алгы сызыкта һәлак булды.

Уфада Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлашачакларУфада Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлашачаклар
Уфада Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлашачаклар
Иртәгә, 18 сентябрьдә, Уфада Русия Герое Илдар Суфияров белән хушлашу булачак. Матәм чаралары сәгать 10да «Башкортостан» концертлар залында башлана. Илдар Суфияровны белгән һәм аның истәлеген хөрмәтләргә теләүче һәркем хушлашу мәрәсименә килә ала.

Матәм митингысыннан соң Илдар Суфияровны Башкортстан башкаласының Көньяк зиратында җирләячәкләр.

Өлкән лейтенант, «Башкортстан» мотоукчылар полкының Даян Мурзин исемендәге батальон взводы командиры Илдар Суфияров 2024 елның апрелендә СВО зонасында һәлак булды. Офицер Украина боевикларының өстенлекле көчләре белән алыш алып барды. Хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, Суфияров позициядән чигенми һәм, дошман якынлашкач, үз-үзен граната белән шартлата, шул ук вакытта дошманның өч солдатын юк итә.

Узган елның октябрендә Илдар Суфияровка ил Президенты Владимир Путин указы белән үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелде. Югары исем бирүне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юллады. Республика җитәкчесе дәүләт башлыгына һәм илнең оборона министры Андрей Белоусовка Илдар Суфияровка югары исем бирелү уңаеннан рәхмәт белдерде.

Шушы дүшәмбедә Радий Хәбиров Илдар Суфияровның чын Герой булуын һәм Ватан алдындагы хәрби бурычын ахырга кадәр үтәвен билгеләп үтте. 15 сентябрьдә узган оператив киңәшмәне республика Башлыгы Илдар Суфияров һәм барлык һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә бер минут тынлык белән башлады.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:Ример Насретдинов
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас