Маяк
+10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2025, 11:30

1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.

1 октябрьдә күркәм һәм мәрхәмәтле бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без кадерләгән һәм яраткан өлкән кешеләребезне хөрмәтлибез.

1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.

Дөмәй авылының А.Абдуллин исемендәге урта мәктәбендә мәктәп тормышында намуслы хезмәт юлы үткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлап күркәм чара үтте. Анда мәктәп җитәкчелеге һәм килгән кунаклар барлык катнашучыларга да җылы сүзләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм кичәсендә мәктәпнең 1-5 сыйныф укучылары җыелган хезмәт ветераннары һәм кунаклар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар үзләренең җырлары, биюләре һәм шигырьләре белән сөендерделәр һәм өлкән буын вәкилләренә карата булган ихлас хөрмәтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды. Бәйрәм өстәле артында кунаклар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр, тормыш тәҗрибәләре, истәлекләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
1 октябрь - Өлкәннәр, игелек һәм хөрмәт көне.
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас