Маяк
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 гыйнвар , 10:10

Барысы да Җиңү өчен!

Игмәт авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр авыл клубларына җыелып, МХОдагы якташлары өчен блиндаж шәмнәре ясыйлар һәм ятьмәләр үрәләр.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең һәрберсенең диярлек махсус хәрби операция зонасында катнашучы танышлары яки туганнары бар. Шуңа күрә һәр посылка Ватанны саклаучыларга бик кирәк булган өй җылылыгы бирә.

Маскировка челтәрен үрү - бик җентекле эш. Иреклеләр әлеге мөһим эшкә үзләренең күңел җылылыкларын һәм мәхәббәтләрен биреп үрәләр, шуңа күрә мондый саклану чарасы теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак.

Яңадан окоп шәмнәре ясау эше башланды. Кышкы шартларда окоп шәмнәре алыштыргысыз. Мондый шәм сигез сәгать тирәсе яна. Аны сүндереп, яңадан кабызырга мөмкин. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә һәм ризыкны җылытырга мөмкин.

Бүгенге көнгә авыл биләмәсендә  МХО зонасына 9 маскировка челтәре (3х6 метр) һәм 200 блиндаж шәме җибәрергә әзер.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә, шулай ук авыл җирлегеннән чыккан якташларга балавыз, махсус челтәр япмасы һәм маскировка челтәрләре үрү өчен спанбонд сатып алуда финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең батыр егетләребезгә алгы сызыкта шәм утыннан гына түгел, алар турында кайгырталар һәм бик көтәләр дигән фикердән дә җылырак булсын!

Чыганак 

Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас