

Чыгышында ул ил һәм республика үсеше өчен стратегик бурычларны билгеләде, халыкны берләштерүче төп максатны ачык итеп ассызыклады.
Мөрәҗәгатьнең какшамас девизы — «Барысы да Җиңү өчен!» — аеруча нык һәм ышанычлы яңгырады.
Әлеге мөһим сәяси вакыйгага карата Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин да үз фикерен белдерде. Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә республика җитәкчесе күтәргән бурычларның әһәмиятен билгеләп үтеп, уртак җаваплылыкка басым ясады.
«Без алгы сызыкта Ватанны саклаучы сугышчыларыбызга ярдәмне дәвам итәчәкбез, махсус хәрби операция зонасыннан туган якларына әйләнеп кайткан якташларыбызга һәрьяклап терәк булачакбыз. Ветераннарны дәвалау, тернәкләндерү һәм реабилитацияләү эшенә аерым игътибар биреләчәк. Аларны спорт, хезмәт һәм җәмәгать тормышы аша актив, тулы канлы тормышка кайтару — безнең изге бурычыбыз. Беркем дә игътибарсыз калмаячак», — дип ассызыклады ул.
Радий Фәрит улы, үз чиратында, Башкортстанның һәрвакыт Русиянең ышанычлы терәге булуын искәртте. Бүген дә республика халкы сынаулар алдында бердәмлек саклап, уртак максатка — Җиңүгә таба нык адымнар белән бара.
«Һичшиксез, Илеш районы да әлеге бөек максатка ирешү юлында барлык көч-тырышлыгын, мөмкинлекләрен һәм тупланган тәҗрибәсен җәлеп итәчәк. Бу юнәлештә эш инде алып барыла, һәм алга таба да һәр өлкәдә эшчәнлегебез тагын да нәтиҗәлерәк булачак», — дип йомгаклады район башлыгы.