Маяк
+10 °С
Облачно
Новости
10 Мая , 10:00

Cәнгать сөючеләрне берләштерде

Авылның күңеле – мәдәният йорты. Ә мәдәният учагының җаны – андагы хезмәткәрләр. Бу язмам Сеңрән авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Флира Камалова турында. Табигатьнең иң матур почмагында урнашкан Тормыш авылында туып-үскән яшь кыз моннан 42 ел элек кулына мәдәният белгечлеге дипломын алып, юллама буенча Сеңрән авыл мәдәният йортына эшкә килә һәм аны мөдир итеп билгелиләр. Ф.Камалова әлеге вазифаны бүгенгәчә зур җаваплылык белән алып бара.

Cәнгать сөючеләрне берләштердеCәнгать сөючеләрне берләштерде
Cәнгать сөючеләрне берләштерде

Башта авыл шартлары авыр тоелса да, яшь белгеч тырышлыгы, заманча чаралар оештыруы белән халыкның күңелен яулый. Мәдәният учагы гөрләп тора: аның җитәкчелегендә үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, концертлар, бәйрәмнәр үткәрелә. Һәр категория кешесенә үзенчә якын килеп, аларны тамашачы күңеленә тирәнтен итеп җиткерә белә. Аеруча яшьләр өчен кызыклы, төрле тематикадагы дискотекалар, күңел ачу кичәләре, уеннар һәм викториналар – болар барысы да аларны берләштереп, үзенә якын итә.

Өлкән яшьтәгеләр дә мәдәният йортына ашкынып килә. Концертларда катнашып, үзләренең чыгышлары белән йөрәкләренең яшь, рухларының көчле булуын раслый. Концерт программасы башка авылларга да тәкъдим ителә. Кайда да Флира Хәниф кызы әзерләгән чара тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. Ул үзе һәр кичәне оста, эчтәлекле итеп алып бара.

Халкыбызның төрле гореф-гадәтләре, милли йолалары үз югарылыгында уздырыла. Яшь буын үз тамырларын белеп үсә, халыклар бердәмлеге ныгый. Авылдашлар, килгән кунаклар, аның тырышлыгы белән Сабантуй, Карга боткасы, Шәжәрә, авыл бәйрәмнәрендә күңел ача, рәхәтләнеп ял итә, рухи азык ала. Яңа ел бәйрәмнәренә үзенчәлек өстәп, онытылмаслык итеп үткәрә. Юбилярларны тәбрикләү дә аныңигътибарында була. Аларны зур хөрмәт белән тәбрикләп, чараны милли көйләр, җырлар, дәртле биюләр белән тулыландырып, чын бәйрәм кәефе ясый.

Флира Камалова кешеләрне үзешчән сәнгатькә җәлеп итеп аларны бер йодрыкка туплый белә. Һәр кешенең талантын күреп эш итә. Аеруча авылда бию сәнгатен үстерүгә зур көч сала ул. Үз һөнәре остасы балалардан алып өлкәннәргә кадәр төркемнәр белән эшли. Ике буын вәкилләрен җыеп, төрле милләт биюе өйрәнәләр, республикада, районда узган конкурсларда катнашып призлы урын яулыйлар. Аның тырышлыгы белән авылда бию сәнгате яши, үсә һәм яңа биеклекләргә күтәрелә. Хәтта тирә-як авыллардан килеп биюгә өйрәнәләр. Ул җитәкләгән сәнгать коллективлары район фестиваль концертларында югары нәтиҗәләргә ирешүе – аның осталыгы, тырышлыгы, коллектив белән эшли белүе. Бүгенге көндә дә мәдәният учагы гөрләп эшли.

Ул бер эштән дә курыкмый. Атын да җигә, утынын да кисә, яра, машинасын йөртә, тракторын да иярли. Нинди генә эшкә тотынса да ут өертеп, ир-егетләрдән остарак башкарып чыга. Уңган хуҗабикә буларак, бакча тутырып, күзнең явын алырдай аллыгөлле чәчкәләр, яшелчә-җимеш үстерә. Яраткан әни, дәү әни дә ул. Балаларының, оныкларының шатлыкларына сөенеп яши.

Коронавирус пандемиясе вакытында волонтерлык эшчәнлегенә актив кушылды. Мохтаҗ кешеләрнең йортларына барып ярдәм күрсәтте. Озак еллар Кадер авыл Советы депутаты булып, халыкның ышанычын яулады, кешеләрнең, авылның проблемаларын белә, аны чишүгә булышлык итә. Экологик акцияләрдә, өмәләрдә, СВОдагы егетләребезгә ярдәмҗыюда актив оештыручы да, башлап йөрүче дә ул. Шуңа күрә авыл халкы аны хөрмәт итә, сүзләренә колак сала.

Күпьеллык намуслы хезмәте, авылны һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән өчен төрле инстанцияләрнең Почет грамоталарына, Дипломнарына, Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек була. Әмма Флира Хәниф кызы өчен иңкадерлесе – ул авылдашларынын мәхәббәте.

Актив тормыш позициясе, иҗади идея белән мавыккан хезмәткәр авылдашлары, хезмәттәшләре арасында ихтирамга лаек.

Хөрмәтле юбилярга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар телим. Алдагы еллары да якты, матур, мәгънәле булсын.

Зәлфирә ӘХМӘТОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас