

Алар өчен Рсай авылындагы Айдар Фәршатовның тәвә кошы фермасына барулары гаҗәеп мавыктыргыч иде. Әлеге кызыклы сәфәр укучылар өчен танып белү экскурсиясенә әверелде, чөнки анда страуслардан тыш фазаннар, бытбылдыклар, кыргый үрдәкләр, бөдрә әтәчләр һәм кытай тавыкларын күрделәр. Балалар кошларны рәхәтләнеп ашаттылар һәм кулларына тәвә кошы йомыркаларын тотып карадылар.
Аннары укучылар Илеш районы Гаилә хезмәтендә булдылар. Анда алар "Логика кайда?" дигән интелектуаль уенда һәм "Шатлык чәчәге" мастер-классында катнаштылар. Шулай ук Гөлназ Рәсил кызы белән тагын бер мастер-класс кысаларында картинада чәчәкләр аланы булдырдылар.
Көн сизелмичә генә үтеп китте, укучыларга бик күп якты тәэсирләр бүләк итте!