

Шоферының бу хәбәрләренә артык күңел бирмәгән Фәйрүзә Сәлимовна:
- Уф-ф-ф, илдә бигрәк күп инде ул ятим балалар. Ярый, әйбәт булган ярдәм иткәч, - дип Айдарның рөхсәтсез йөрүен кичергәндәй булды. Бераз сүзсез генә уйланып баргач, егет үз-үзенә тынгы тапмагандай боргалана башлады, кабат-кабат сиздермичә генә хуҗабикәсенә күз салды. Әйтерсең аның күңелендә ниндидер уйлар өермәсе кайный һәм кичекмәстән тышка чыгаруны сорый иде:
- Фәйрүзә апа, бер сорау бирсәм буламы сезгә?
- Нәрсә тагы?
- Сезнең туганнарыгыз бармы, әйтик, бертуганнар, ике, өч туганнар?
- Юк, ни нәрсәгә кирәк булды әле сиңа, минем туганнар?
Җитәкчесенең сорауга каршы биргән сораулы җавабына Айдар бераз эндәшми барды. Әйтергәме, юкмы! Ачуланмасмы Фәйрүзә апасы?
- Ни бит әле... Теге кыз... Светаны әйтәм. Ул шулхәтле сезгә охшаган. Сезнең берәр туганыгыз түгел микән дип уйлаган идем. Ваемсыз гына машина тәрәзәсенә карап барган Фәйрүзәнең кинәт бар гәүдәсе белән үзенә табан борылуыннан сискәнеп киткән Айдар ачуландырдым, ахрысы, дип, гафу үтенергә тотынды:
-Ачуланмагыз берүк, Фәйрүзә Сәлимовна, мин диванадыр инде. Тик ул кызны беренче тапкыр Уфа юлында очрату белән шундый уй керде минем күңелгә, әле булса шуны уйлыйм. Шоферының бу сүзләреннән шаңкып киткән Фәйрүзә нишләргә дә белмәде. Агарып киткән йөзенең бит урталары кызарып китте. Шулай да ул үзен ихтыяри көч белән кулга алды. Байтак ара сөйләшми генә баргач, кыяфәтенә ваемсызлык чыгарырга тырышып шоферына дәште:
- Айдар, син ул кызны миңа алып кил әле.Минем Уфада ДНК тикшерү үзәгендә танышым эшли. Аның данныйларын шунда кертергә булышырбыз Мин аңа ярдәм итәргә тырышырмын. Үз тавышын үзе танымады Фәйрүзә. “Йә, Ходай, нәрсә булды миңа? Соңгы вакытта әллә нәрсә эшлим? Берәр чир эләктермәсәм ярый инде...”
Туган авылы Кызылъярга кайтып җитеп шоферын кире җибәргәндә Фәйрүзә егетне тагы да бер кисәтеп куйды:
- Кара аны, Айдар, машина белән рөхсәтсез чыгасы булма, ә теге кызга мин әйткәннәрне җиткер. Мин аны дүшәмбе көнне көтәрмен.
Уникенче бүлек
Күз тимәсен, яше алтмышка җитсә дә, Дания әле ныклы кортка. Табиб булып эшләгән Фәйрүзәсен хафаландырып бик сырхаулап ятканы да юк аның. Әлбәттә, үзенең ныклыгын, сәламәтлеген ул иң беренче чиратта динле, иманлы булып яшәүдән дә күрә. Иманлы кешенең бит усаллыкка, кыргыйлыкка, әхлаксыз гамәлләр кылырга бер генә дә вакыты калмый. Йөзьяшәр Мөшәрәфә абыстай әйтә торган иде:
- Кеше гомерен иң нык кыскарта торган әйберләр усаллык, золымлык, динсезлек, имансызлык. Мәчеттә авылның хәзрәте дә гел әйтә бит:
- Иманлы булып яшәү ул - Аллаһының тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәү рәвеше. Ул Коръәнчә яшәү була, - дип. Менә шундый тормыш алып барырга омтылган Дания һичнәрсәгә зарланмый рәхәтләнеп дөнья көтә бу килештән. Елның-елына хәтфәдәй яшел чирәм каплап ала торган ихатасы тулып каз-үрдәге, тавыклары йөри.
- Сине сагына-сагына шулар белән мәш килеп үткәрәм инде көннәремне, - ди ул кызына. Шәһәрдән кайту белән “әни кызы”на әверелгән Фәйрүзә әнисенә иркәләнә:
- Әни, әнекәем, мин яратканча бәрәңге төрмәсе пешер әле, бер тәмле итеп чәй эчәрбез, сиңа сөйләр сүзләрем ай-һай күп җыелды бу юлы... Әни күңеленнән яшереп буламы соң?! Дания кортка Фәйрүзәсе кайтып керү белән сизде: “Кызында ниндидер моңарчы булмаган үзгәреш бар... Нәрсә турындадыр бик мөһим хәбәр әйтергә җыена кызы... Йә, Раббым, хәерле сәгатьтә, хәерле хәбәрләр генә була күрсен инде, берүк! Аллаһы Тәгаләнең изге фәрештәләре сакласын кызымны. Изге фәрештәләр канат кагып “амин” дип әйтердәй сүзләр булсын балакаемның күңелләрендә, йә, Раббым, йә Раббым, йә, Раббым!... Өйгә кайтып керү белән шаулатып бар дөньяны юарга керешкән кызын мич алдында мәш килгән Дания кисәтеп куя:
- Йә, кызым, алай үзеңне-үзең бетермә. Ял ит азрак. Шундый да җаваплы эшкәйләреңнән арып кайткансыңдыр бит. Үзем дә юыштырып, тазартыштырып кына торам мин өемне, - ди. Фәйрүзәгә менә шушылай туган өенә кайтып өйләр җыештыруның үзе бер көтеп алган ял икәнен әнисе белми, ахрысы...
Яшь кешенең кулы тигәч, бөтенләй икенче төсләр белән балкып киткән өй түрендәге өстәлдә самавыр җырлый. Мич каршында торудан битләре алланып киткән әнисе исә мичтән бәрәңге төрмәсе чыгара. Аның исләре өй эчләренә генә түгел, ә бөтен ихатага таралган. Әнисе эссе генә пирүкләрне табадан алып уртлай кисеп тора, Фәйрүзә, каз канатын алтын төсендәге сары майга манып майлый-майлый өстәлгә куеп тора.
- Уф-ф, җитәр, әни, биш дуга кунак чакыргандай пешереп ташлагансың бит!...
- Утыр, кызым, утыр, аша эссесендә, ике атна кайтмадың бит, балакаем, сагынгансыңдыр бәрәңге төрмәләрен, сезнең шәһәр ашын беләм инде мин. Эчне тутырасың, ә ашап туйган тойгы калмый үзеннән. - Әни белән кыз капка төбенә елкылдап торган зур кара машина килеп туктаганын да сизми калганнар икән. Шул арада ишек шакыдылар. Аптыранып калган Дания кортка:
- Бә-ә-әй, ишек бикле түгел ләбаса-а-а, - дип өй ишегенә табан атлаганчы, Фәйрүзә йөгереп барып тәрәзәгә күз салды. Кара машинаны күрү белән ул барысын да аңлады. Башыннан: “нишләп йөри микән алдан хәбәр дә итмичә”, дигән уй йөгереп узды. Үзе дә сизмәгән бер каударлык белән башына чөеп бәйләгән әнисенең зәңгәр яулыгын тигезләштерде, күлмәк итәкләрен сыпырып тарткалап алды да, кунак каршыларга дип, әнисе янына атлады. “Менә - менә Хәйдәр килеп керә” дип торган Фәйрүзә ачылган ишектә Шәмсениса апаны күргәч артына авып китә язды.
- И-и-и, Шәмсениса апакаем, нинди җилләрташлады безнең якка? - дип әбине кочаклап алды һәм өй түренә әйдүкләде.
- Синең әниең буламы, балам? - дип читтәаптырабрак калган Даниягә ымлап алган Шәмсениса беркемне дә тыңлап тормый сөйләнүендә булды:
- Мин бит күптән түгел бүлнистә яттым.Әйе, сырхаулап алган идем. И-и-и, бу баланың изгелеген, акыллылыгын сөйләп аңлатырлык түгел! Бигрәкләр дә матур күңелле бала инде, мин сиңайтим.
Әле малаем кайткач, алып бар әле мине шул Фәйрүзәләргә дип әйттем дә тиз генә күчтәнәчләремне төйнәп чыктым да киттем... Аллаһыга мең шөкерләр, “ат симез - юл тигез” дигәндәй, тиз генә килдек тә җиттек.
- Бернинди күчтәнәч тә кирәкмәс иде, Шәмсениса апа, безнең эшебез шул бит, күчтәнәч өмет итеп эшләмибез дә инде.
- Юу-у-ук, балакаем, үзекәең тәктә кил-мәссең дип уйладым, әйткән идем бит, үзем җыйган җир җиләге кайнатмалары, үзем койган җиләк кагы белән бер чәй эчеп сөйләшеп утырырбыз дип. Мин бит хәзер олы кеше, алай - болай китеп барсам, сүздә калмасын дидем. Шулай дигәч, тыңлады малаем да.
- Уф-ф, ни сөйлисез инде сез, әле сезгә яшәргә дә яшәргә, - дип Шәмсениса әби-нең аркасыннан йомшак кына кагып алган Фәйрүзә үзе һаман ишектән күзен алмады:
- “Иясе ыжламый, самавыры чыжламый” дигән кебек булмасын әле, әйдәгез, табынга утырыйк, кайда малаегыз, кермимени?
-И-и-и, ул минем кебек әрсез алабай түгел, балакаем, оялчанрак, машинада утырып калды. Фәйрүзә бер-берсе белән танышып утырып калган әбиләрне калдырып тышка чыкты. Машинада Хәйдәр үзе генә иде. Шәмсениса әбинең сүзләрен исенә төшергән Фәйрүзә елмаеп куйды һәм кунакны өйгә чакырды:
- Шәмсениса апа оялчан малай машинада утырып калды ди, сине алырга чыктым, әйдә, оялчан малай, чәй эчәргә керәбез. Арытаба җитдиләнеп өстәп куйды:
- Безнең отношениене әбиләр белми торсын.Ә бу “визит” турында соңыннан сөйләшербез. Фәйрүзә артыннан ияргән Хәйдәр дә сүзсез калмады:
- Болай да оялчан малайны куркытма инде, аяк буыннарым калтырый башлады. Фәйрүзә үзенең биленә ягылган Хәйдәрнең кулын читкә алып ташлады да:
- Әйе, куркытырсың сине, куркытмый да ни, - дип ишекне ачты.
Самавырлы түгәрәк табын артында вакыт дигәне сизелми дә үтеп китте. Хәйдәр белән Фәйрүзә яңадан да самавыр яңартып чәйләп алырга уйлаган әниләрен өйдә калдырып, сиздерми генә ихатага чыктылар, ихатадан арткы бакчалар аша әрәмәлеккә атладылар. Нинди матурлык почмагы бу! Су буендагы карама агачлары ачык кына яшел шәл ябынган. Ә башларын иеп яр буенда ук утырган таллар исә, сап-сары тал “песи”ләрен чыгарып бал кортларын кунакка җыйган. Шушы илаһи гүзәллектән бер мизгелгә өнсез торып калган Хәйдәр белән Фәйрүзә икесе дә шушы әрәмәлектә торып калган яшь чакларын искә алдылар... Искә алдылар, әмма берсе дә бер сүз әйтмәде. Кинәт шашынып кочагына алган Хәйдәрдән арынырга тырышкан Фәйрүзә исә җитдиләнеп китте. Чиксез дәрәҗәдә дулкынланган хатынның бер-бер артлы урык-сурык сүзләре тезелде:
- Туктаптор әле, Хәйдәр, акылыңа кил, сүзем бар иде. Минем белән что-то не то бит әле. Авырга калганмын бугай мин. Картайган көндә. Уф-ф, ояты ни тора. Ике ай булды инде менә. Ике ай, организмда шундый үзгәрешләр. Үзең аңлыйсыңдыр.
Инде күптән яшь чагы үткән ир уртасы олпат Хәйдәрдән яшьләргә хас хисләр ташкыны көтмәгән Фәйрүзә көтелмәгән хәлдән чыелдап кычкырып җибәрде. Башы әйләнеп, зиһене томаланып алгандай булды. Хәйдәр аны үсмер баладай кулларына күтәреп бер туктаусыз әйләндерә һәм шашынып битләреннән үбә-үбә сөйләнә иде:
- Фәйрүзәм! Син минем фәрештәм! Мин сине яратам, ярата-а-ам! Нинди оят булсын, матурым?! Нинди оят турында сөй-лисең син? Киләсе атнада ук язылышабыз. Баланың әнисе дә, әтисе дә булырга тиеш.
Ишетәсеңме, мин сине хәзер үз янымнан беркая да җибәрмим. Без бергә, мәңге бергә булачакбыз. Мин бары тик сезнең өчен яшәячәкмен, бары сезнең өчен. Күзеннән яшь мәрҗәннәре тәгәри башлаган Фәйрүзәнең ярым пышылдап әйткән сүзләре ишетелде:
- Ничек дидең, Хәйдәрем, “безнең” өченме, “безнең” өченме?
- Сезнең өчен, елагым, сезнең өчен. Шатланырга кирәк, ә син елыйсың. Аллаһы Тәгаләнең изге әмере булдымысоң бу? Фәйрүзә туган авылына кайтып, газиз әнисенә чишергә тиешле серен иң беренче Хәйдәренә җиткерде бит. Шулай тиештер ул, шулай тиештер. Аның йөрәге астындагы кечкенә яралгы ул бит аларның икесенеке, бары тик икесенеке генә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Хәйдәрне ашыктырып Кызылъярга китерткәндер дә. Авылның кендек әбисе Мөшәрәфә абыстай әйтә иде бит “һәмма нәрсә бер Аллаһыдан гына” дип. Фәйрүзә тагы бер нәрсәгә төшенде, шушы хәл булганнан бирле, ягъни ике айлап инде төннәрен аның төшенә теге бала да керми иде. Хәйдәренең шатлыгы да аңлашыла Фәйрүзәгә. Коточкыч фаҗигагә тарып, бер мизгелдә юкка чык-кан гаиләсе белән үзе дә яртылаш үлгән Хәйдәргә бу изге хәбәр яңадан терелеп яшәп китү бәрабәренә тиң булгандыр бит. Югыйсә ул шулай, тәүге баласын көткән яшь ир-егет кебек, үрле-кырлы сикерер идемени? Шулай бар дөньясын онытып шатланыр идеме? Әй, бу йөрәк астында бала йөртүнең ләззәтләре! Мәхәббәттә бер җан, бер тән булып, икең бергә көткәндә бигрәк тәмле икән бит бу бала көтүнең илаһи мизгелләре! Йә, Раббым, күпсенмә безнең бәхетебезне! Сакла безне хәвеф-хәтәрләрдән, сакла безне бәла-казалардан. Без бит чиксез авырлыклар аша, олы югалтулар аша таптык бу бәхетебезне! Югалткан яшьлекләрен эзләп килгән Фәйрүзә белән Хәйдәр шулай ләззәтле уйларга бирелеп әрәмәлектә озак кына кочаклашып утырдылар. Әйе, мәхәббәт хисләрен бер-береңә аңлатырга кайвакытта тел дә кирәкми икән. Алар өчен гасырлардан-гасырларга дәвам иткән мәхәббәт җырын әрәмәлектә өздереп-өздереп сайраган сандугач башкарды.
Унөченче бүлек
Фәйрүзә төнлә начар йоклады. Әллә үткән көннәрнең эмоциональ кичерешләргә ифрат бай булуы күңелен шулай артык җилкендереп, ялкынсытып ташладымы соң? Таңга хәтле сузылган әйләнеп-тулгануларда, урык-сурык йокыда ул саташып бетте. Бер карасаң, хатын карынындагы баласы белән сөйләшеп ята, имеш. Икенче караганда шоферы Айдар сөйләгән Светлана исемле кыз белән күрешә икән. Имеш, үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз аның янына ук килә дә, күзләренә туп - туры карап:
- Әнием, син ник мине чегәннәргә бирдең? - дип сорый икән. Алай да түгел, бу кыз бала аның үзе икән бит, менә ул авыл әрәмәлегендә елап йөри, имеш. Елап уянган хатын бераз уяу ята да тагы саташулы йокыга китә. Менә куркыныч кара йөзле Шәрифә карчык аның нәни генә кызын күл дулкыннары арасына ыргыта. Дулыннарда тибрәлеп агып киткән бала аңа кулларын сузып ялвара, имеш:
- Әнием, коткар мине, коткар мине! Тик Фәйрүзәнең аяклары җиргә береккән, имеш, текә ярдан суга сикереп төшә алмый гаҗизләнеп ярда торып кала. Ә бала ерагайганнан-ерагая барып дулкыннар арасында югала.
(Дәвамы бар). Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.