

Алар арасында 12-13 яшьлек кыз балаларның да булуы тагын да ныграк гаҗәпкә калдыра. Зур шәһәрләрдә башланган әлеге афәт авыл җирлегенә дә күчте.
Вейп тарту балалар организмына нинди зыян сала?
Тышкы билгеләр буенча, үпкәләрнең ике ягы да ялкынсына. Бу очракта, ашыгыч рәвештә ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылып дәваханәгә урнаштыру кирәк була.
Вейплардагы глицерин, бронхларга үтеп кереп, аны зарарлый һәм нәтиҗәдә үпкәләргә кислород җитми башлый.
Үпкәне челтәрли
Электрон тәмәкене синең алда яхшы булып күренергә тырышкан дошман белән чагыштырырга мөмкин. Этлеген яшерен генә эшләвен дәвам итә. Вейпларның да гадәти тәмәке белән чагыштырганда күпкә зарарсызрак, хәтта бу начар гадәттән арынырга ярдәм итә дигән даны таралган. Күпләр, әнә шушы сүзләргә алданып, электрон тәмәке аркасында сәламәтлегенә бермәбер зарар китерүен аңламый да, ди белгечләр. Мәскәүдәге “Сколково” идарә мәктәбе уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә тәмәке тартучыларның 12 проценты электрон тәмәке һәм вейпларга күчкән. Шушы яңа төр начар гадәткә ияләшүчеләрнең күпчелеген 25 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Вейпларның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен хәтта ата-аналар да аңлап бетерми. Алай гына да түгел, кайберләре, киресенчә, чын тәмәке тартканчы, шушы зыянсызын куллансыннар, диләр. Электрон тәмәке, вейп тарткан кешенең үпкәләре попкорн кебек куыкка әверелә ди табиб-токсиколог Алия Нәсыйбуллина: “Электрон тәмәке, вейпларның бер зыяны да юк, алар тартуны ташларга ярдәм итә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма электрон тәмәке, вейплар гади тәмәке тартуга караганда да зыянлырак. Рентгеннан караганда, аларның үпкәләре буш куыкка әйләнә баруын күрергә була. Бер вейпны берьюлы берничә кеше кулланган очракта, төрле инфекция, әйтик, шул ук туберкулез таякчыклары да эләктерергә мөмкин. Яшүсмерләр бергә җыелып, нәкъ шушы ысул белән кулланалар да инде аны. Табиблар организмга мондый юл белән эләккән инфекцияне көчле антибиотиклар ярдәмендә дә җиңеп булмавын кисәтәләр”.
Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра. Электрон тәмәкенең гадәти тәмәкедән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр. Ник дигәндә, гадәти тәмәке зыянын тикшергәндә, нигездә никотинның сәламәтлеккә салган зарары турында сүз бара. Электрон тәмәке, вейплардагы сыекчада исә күптөрле ис һәм тәм керткечләр кулланыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган саннарга карасаң, электрон тәмәкедә 15 меңләп төрле тәм керткеч кулланыла. Алар иң беренче чиратта кешенең үпкәсенә бәрә. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интегүчеләргә электрон тәмәке, вейп тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Аэрозольдән тыш составында нико-тин да булганлыктын, алар бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, аны тартучыга гына түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян сала.
Баланың электрон тәмәке белән мавыгуын ничек ачыкларга?
Бала электрон тәмәке белән мавыга башласа, йортта сәер ис барлыгын сизәчәксез. Вейп тартканнан соң баланың авызыннан еш кына ниндидер баллы ис килә. Ул, сагыз чәйнәдем, шуныкы дип хәйләләргә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта баланың күзләренә игътибар итәргә кирәк. Электрон тәмәке тартканнан соң бер-ике сәгать дәвамында, гадәттә, күз карасы зурая. Таплар бармы, юкмы икәнен ачыклар өчен балагызның өс киемен тик-шереп торыгыз. Электрон тәмәкедә кулланылучы сыекча майлы, ябышкак була. Аны тулыландырганда бу сыекча киемгә дә тамарга мөмкин. Шуңа күрә бала киемендәге сәер исле майлы таплар шик уятырга тиеш. Электрон тәмәкеләрнең аккумуляторларын телефон кебек үк еш кына токка тыгып, зарядкага куярга кирәк. Шуңа күрә йортыгызда ят зарядка җиһазлары барлыкка килсә, игътибарлы булу яхшы. Яшүсмер вак-төяк чыгымнар өчен әледән-әле акча сорый башласа да, шикләнергә җирлек бар. Бала электрон тәмәке бәйлелегенә эләк-кәнче бу начар гадәтне бетерү өстендә көрәшергә кирәк. Бала никадәр яшьрәк булса, бәйлелек тә шулкадәр иртәрәк башлануын истән чыгармасак иде.
Гадәти тәмәкенең күп өлеше үсемлектән торса, электрон тәмәке – синтетик әйбер. Ул бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Электрон тәмәке составында нәрсәләр һәм аларның күпме микъдарда булуы да билгесез. Электрон тәмәкенең күбесендә ни җитештерүче, ни составы турында мәгълүмат юк.
Вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсергә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта һәр кем белергә тиеш. Шуңа да электрон тәмәкенең зарары юк, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Сәламәт яшәүгә ни җитә.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, «Гаилә» үзәгенең социаль психологы.