Маяк
+8 °С
Яңгыр
Новости
1 октябрь , 10:30

Күркәм концерт бүләк иттеләр

Ишкар авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.

title
Күркәм концерт бүләк иттеләрКүркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр

Шулай ук “ППМИ-2026” проекты кысаларында урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы уңаеннан ремонттан соң клубны ачу тантанасы да булды.

Ишкар авыл советы башлыгы Рөстәм Ногъманов өлкән яшьтәге авылдашларны котлады, аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде. Мөһим проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән активистларга рәхмәт белдерде.

Чарада МХОдагы егетләребезгә маскировка ятьмәләре үрергә, окоп шәмнәре ясарга һәм өй эшләнмәләре әзерләргә әзер булган ихлас күңелле ярдәмчеләребезгә дә күп җылы сүзләр әйтелде.

Кичәдә район мәдәният сараеның иҗат коллективы артистлары һәм Ишкар урта мәктәбе укучылары катнашында концерт булды. Алар кунакларны чын күңелдән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Тамашачылар һәр номерны җылы каршыладылар, таныш көйләргә кушылып алкышларга да саранланмадылар. Концерт ихласлык атмосферасында узды. Әйе, концертлар бик күңелле уза.  Чыннан да, мондый чаралар өлкәннәр өчен концерт кына түгел, ә яшьлек елларына кайту, сагыну хисләрен яңарту һәм үзара аралашу мөмкинлеге дә булып тора. Алар һәр җырны күңелләре аша үткәрәләр һәм артистларга үзләренең иң җылы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Чыганак: Ишкар авыл советы хакимияте.

Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Күркәм концерт бүләк иттеләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас