

Балалар каникулда булуга карамастан, белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре, педагоголар өчен кызу мәл булды. Яңа уку елына җиң сызганып, ата-аналар ярдәме, төрле технологик алымнар кулланып әзерләнделәр. Агымдагы елда һәрбер мәктәптә ремонт үткәрелде:стеналар, идәннәр буялган, түшәмнәр агартылган, мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчә-җимешләр ашханада укучыларны тукландыру өчен кышкылыкка әзерләнгән, документлар тәртипкә китерелгән.
Комиссия әгъзаларын һәр мәктәпнең үзенә генә хас булган үзенчәлеге сокландырды. Шул ук вакытта, бар урында да яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсе югары булуы шатландырды. Мәсәлән, Югары Яркәйдәге беренче гимназия, Т.Рахманов ис., Аккүз, Кадер, Югары Манчар - урта, Түбән Яркәйдәге лицейда стеналар, идәннәр матур төскә буялган. Йонны - төп, Ябалак, Иске Кыргыз, Рсай, Карабаш, Түбән Череккүл урта мәктәпләренең мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре дә, Югары Яркәйдәге балалар бакчалары ремонт эшләрен төгәлләде. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең спорт залында “Бердәм Русия” сәяси партиясе проектын тормышка ашыру чикләрендә тулысынча төзекләндерү эшләре башкарылган. Рсай урта мәктәбенең спорт залы яңа спорт җиһазлары белән тулыландырылган.Шулай ук ашханаларда күләмле чаралар башкарылган.
Шулай ук Югары Яркәйдәге 4нче, Кужбахты, Иске Күктау урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Гомумән, 1 сентябрьдә укучыларны яңа, заманча җиһазландырылган белем учаклары каршы алды. Тагы да Кадер урта мәктәбәенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дә күләмле ремонт эшләре эшләнде.
Яңа уку елында райондагы дүрт мәктәбе базасында “Заман мәктәбе” милли проект чикләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылачак. Йонны – төп, Ә.Абдуллин ис. Дөмәй, Этәй, Кужбахты урта мәктәпләрендә куелган таләпләргә туры килерлек итеп кабинетларны җиһазландырылды, химия, физика, биология фәннәре буенча кабинетлар яңа корылмалар белән тулыландырылды, укытучылар әлеге юнәлеш буенча курс үтте.
Мәктәп яны бакчаларында эшләр гөрләп тора. Биредә җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерелеп, кышкылыкка әзерләнде. Өстәвенә, бакчаларны төрле төстәге чәчкәләр бизәп утыра. Бу юнәлештә барлык мәгариф учреждениеләре дә тырышкан, күп көч салган. Аеруча, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис., Түбән Яркәйдәге лицей, Базтамак, Кадер, Рсай урта мәктәпләре, Карабаш, Иске Күктау, Түбән Череккүл урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеменнәренә, Югары Яркәйдәге икенче, Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы” балалар бакчаларына килеп кергәндә күзнең явын алып торган, хуш исле чәчкәләр каршы ала. Бу матурлыкка карап берчә сокланасың, берчә ял итәсең, берчә күпме көч салынганын уйлап тын каласың...