

Кадер урта мәктәбе янындагы мәктәпкәчә төркемдә азык-төлек блогы һәм башка хуҗалык бүлмәләре Урындагы иницитиваларны яклау программасы кысаларында ремонтланды. Бүген бу җәһәттән биредә күркәм чара оештырылды. Анда муниципаь район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, мәгариф идарәсе начльнигы Гөлнара Кашапова, мәктәпкәчә эш буенча өлкән методисты Лиза Әһадуллина, М.Горький ис. кооператив рәисе Мансур Әхмәтов, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов, Кадер урта мәктәбе директоры Зиләрә Басыйрова, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр катнашты.