Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
19 декабрь 2022, 11:30

Тәҗрибә уртаклаштык

 Кадер урта мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен район семинары узды.

Тәҗрибә уртаклаштык

 Кадер урта мәктәбендә “Башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү таләпләрен тормышка ашыру шартларында укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү” темасына башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен район семинары узды. Аны мәктәп директоры Зиләрә Басыйрова ачып, катнашучыларны мәктәп тормышы, коллективы, укучылары һәм аларның уңышлары белән таныштырды. Арытаба башлангыч сыйныфларда инглиз, урыс  телләре, математика фәннәре буенча ачык дәресләр үтте. Ишкар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Шәйдуллина “Рәсем дәресләрендә яңа төрле технологияләр куллану” дигән темага мастер-класс күрсәтте. Аларда укытучылар тарафыннан яңача укыту чаралары, төрле формадагы дәресләрне оештыру һ.б. алымнар кулланылды. Укучылар дәресләрдә парлап һәм төркемнәрдә эшләде, бу, үз чиратында, темаларны өйрәнүгә системалы рәвештә якын килүләрен күрсәтте.

 Район мәгариф идарәсе методисты Гөлфинә Мортазина үткән олимпиада йомгаклары, алга максат итеп куелган эш йомгаклары белән таныштырды.

Семинар 1-4 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Һәрвакыт истә...” дип исемләнгән хәрби-патриотик темага багышланган тантаналы кичә белән дәвам итте. Шулай ук әлеге темага оештырылган күргәзмәне дә кунаклар зур кызыксыну белән карады. Кичә ахырында балалар катнашучыларның барысына да үзләре эшләгән истәлекле бүләкләрен таратты.

 Аккүз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дамира Шәйхетдинова семинар эшенә, аны оештыруга һәм чараның гомум атмосферасына югары бәя биреп, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү бүгенге көннең төп максаты булуын ассызыклады.

Лира Галиева,

Кадер урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас