

Безнең районда мәгариф өлкәсе һәрвакыт район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Хәтерегездәдер, Сабантуй бәйрәмендә алдынгылар колоннасында лаеклы мактау сүзләре һәм тантаналы музыка астында Казыйхановлар, Муллаәхмәтовлар, Дәүләтовлар укытучылар династиясе үтте.
Дәүләтовлар династиясе Гаян Дәүләтов, Хәмама Сәлихова гаиләсеннән башлана. Аларның балалары Фәрит, Ләлә, Шәүкәт, Рәфис - һәммәсе дә педагоглар. Мин шушы династиянең вәкиле Нәзифә Нурлыгаян кызы Дәүләтовага тукталасым килә.
Ул 1931 елда гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Үсмер чагы җиңелдән булмый. Өченче сыйныфны тәмамлаган елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ике абыйсы да фронтка алына, әтисе авыр чирдән дөнья куя.
Әнисе белән генә калган Нәзифә апа ул чорда төшкән бар авырлыкларны татып, 7нче сыйныфны тәмамлый. Укуын дәвам итәр өчен Исәмәт урта мәктәбенә бара. Әмма белем учагы ябылу сәбәпле, ныгып та бетмәгән кыз колхозда эшли башлый. Төрле хезмәт башкарырга туры килә. “Иң үзәккә үткәне - Исмаил элеваторыннан Кадергә бер пот симәнә күтәреп кайту. Чабатаның табаны тишелеп, язгы пычракта оекчан кала идек. “Тыл хезмәтчәне” исеме туган елым туры килгән өчен генә түгел, “Барысы да фронт өчен” дип эшләгәнгә бирелде”, -дип күз яшьләре аша искә ала иде ветеран.
Әйе, нинди генә авырлыкка түзмәгәннәр. Әмма белем алу, укуын дәвам итү теләге аны Югары Яркәй урта мәктәбенә, арытаба Бөре укытучылар институтына алып килә. Кулына диплом алгач, Югары Манчар урта мәктәбендә беренче хезмәт юлын башлый. Анда үзенең гомерлек тормыш юлдашы Габит Закир улы белән таныша, гаилә коралар, алтын туйга кадәр парлы яшәү бәхетенә дә ирешәләр. Габит Закир улын мәктәп директоры итеп билгеләү сәбәпле, Илеш, Ташкичү мәктәпләрендә эшләргә туры килә.
Нәзифә апа 1965 елда Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпкә күчерелә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт сала. Миңа да аның белән бергә эшләү бәхете тиде. Биредә мин үземне чын-чынлап белем бирү йортында итеп хис иттем. Коллектив тату, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Математика укытучылары Тәрҗимә Шәрифҗан кызы, Әгыйнә Хәсән кызы да мине үз итеп кабул итте. Нәзифә апа исә мине үз канатына астына ук алып, бу мәктәпкә генә хас булган традицияләрне үтәргә кирәклеген төшендерде.
Коллективның балаларга белем бирү турында гына кайгырта торган булуы оештыра белүче, гадел, акыллы директор Хәбиб Хәмидулла улы Хәмидуллин эш стиле нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ул укытучының җитешмәгән ягын ачу гына түгел, аның уңай якларын үстерү юнәлешендә эш алып барды.
Бу мәктәптә чын дәрәҗәсендә “укытучы” дигән бөек исемгә лаек шәхесләр күп булды, алар һәммәсе минем өчен бик якын. Әмма иң якыны Нәзифә Гаян кызы булды. Ул гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы авыр, мактаулы һөнәргә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы булуы белән аерылып торды. Аның олы җанлы булуына, сабырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә сокланмау мөмкин түгел иде. Ул тыйнаклыгы, гаделлеге, ихласлыгы, гадилеге белән бөек булды. Һәр очрашуда күңелгә тынычлык, киләчәккә өмет, тормышка дөрес караш бүләк итте.
Ул һәр балага шәхес итеп карап, берсен дә аермыйча, алар йөрәгенә ачкыч таба белгән, күңел җылысын укучыларына юмарт өләшкән. Шуңа күрә укучылар тарафыннан олы хөрмәткә лаек булган. Нәзифә Дәүләтова – хезмәт ветераны, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы. Хезмәте бик күп Мактау грамоталары, медаль белән билгеләнгән. Әмма аның иң зур куанычы укучылары булды, аларның уңышына сөенеп, борчуларына көенеп, һәрберсенең язмышы белән кызыксынып яшәде. Алар белән даими рәвештә бергәләп очрашып тордык. Күбрәк кызыклы хәлләр искә төшерү, Нәзифә апаны рәхмәт сүзләренә күмү, музыкаль чыгышлар белән үрелеп бара иде.
Шулай матур яшәп гомер иткәндә, көтмәгәндә килеп чыккан коронавирус чире 89 яшендә Нәзифә апаны безнең арабыздан алып китте.
Аның якты истәлеге ата-аналарның, укучыларының, туганнарының, хезмәттәшләренең хәтерендә мәңге саклана. Күркәм сыйфатларын, изгелекләрен онытмыйбыз, үрнәк итеп яшибез.
Флүрә Баязитова.
Югары Яркәй авылы.