Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
19 август 2023, 06:00

Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер

 1 сентябргә бик аз вакыт калды, бу көнне янә мәктәпләрдә кыңгыраулар яңгыраячак, кызлар һәм малайлар мәктәп парталары артына утырачак. Әмма моңа кадәр районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында белем бирү процессы уңайлы шартларда үтсен өчен яңа уку елына әзерләнү буенча гаять зур эш алып барыла.

Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзерМәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер

Бу көннәрдә мәгариф идарәсенең уку елына кабул итү дәрәҗәсен тикшерү комиссиясе белем бирү учреждениеләренең әзерлек дәрәҗәсе белән танышты. Параллель рәвештә "Иң яхшы мәгариф учреждениесе" конкурс комиссиясе башкарылган эшләргә үз бәясен бирде.

Яңа уку елына һәр мәктәп, балалар бакчалары яңа идеяләр, яңа көч белән әзерлек эшләрен алып бара. Әлбәттә, белем бирү оешмаларына һәр вакыттагыча  ата – аналар ярдәмгә килә. Педагогик коллективлар алар белән берлектә ремонт эшләрен башкара. Шулай ук  көзге-кышкы чорга казанлыклар әзерләнә. Газ казаннарына техник хезмәтләндерү үткәрелгән. Кыскасы, мәктәпләр укучыларны яңартылган килеш каршы алсын, аларга һәм балалар бакчасында уңайлы булсын өчен зур эш башкарылган.

  Һәр мәктәп, балалар бакчасы комиссияне күз явын алырдай шау чәчкәгә күмелеп каршы алды. Быелгы җәй яңгырлар аз булуга карамастан, белем бирү учреждениеләре җимеш, яшелчәләр үстергән. Бакчалардан җыелган уңыш укучыларны тукландыруга тотынылачак. Әлбәттә, җәйге каникул чорында укучылар да үз өлешен кертеп, хезмәт тәҗрибәсе  вакытында бакчаларны карауга ярдәмләште.

 Барлык мәктәпләр, балалар бакчалары биналарында стеналарны, идәннәрне буяу, түшәмнәрне агарту кебек косметик ремонт башкарылган.

Комиссия мәктәпләрдә һәр уку кабинетын, балалар бакчаларындагы һәр бүлмәне җентекләп карады. Аларның эчке бизәлешен, парта-утыргычларның, шкафларның төзеклеген дә күз уңыннан үткәрде.

 Төп игътибар балалар иминлеген саклауга бирелә. Мәгариф учреждениеләренең янгын хәвефсезлеге - мөһим таләпләрнең берсе. Шуңа күрә, бу юнәлештә кагыйдәләрне һәм нормаларның үтәлешенә, янгын сигнализацияләренең, белдерү, видеокүзәтү системаларының төзеклегенә, эвакуацияләү юлларының каршылыкларсыз булуына төп игътибар бүленде.

Йонны төп, Югары Манчар, Ә.Абдуллин ис. Дөмәй урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре башкарыла һәм ул тәмамлану алдында. Яңа, заманча җиһазландырылган мәктәпләр 1 сентябрьдә үз укучыларын каршы алачак.

Яңа уку елында Андреевка мәктәп базасында, "Заман мәктәбе" милли проект чикләрендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылачак. Бу җәһәттән, бик күп ремонт эшләре башкарылып, куелган таләпләргә туры килерлек итеп кабинетлар җиһазланды, химия, физика, биология фәннәре буенча яңа корылмалар белән тулыландырылды, укытучылар бу юнәлеш буенча курс үтте. Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп базасы "Санлы укыту мохите"  программасы буенча яңа заманча компьютер җиһазлары белән тәэмин ителде.

 2022 елдан Русия мәктәпләрендә балалар инициативалары үзәкләре эшли башлады. Безнең районның барлык мәктәпләрендә шундый үзәкләр эшен башлау өчен шартлар тудырыла. Биредә укучылар бергә җыелып "Зур тәнәфес", "Мөһим нәрсә турында сөйләшү", башлангыч сыйныфта «Русия бөркетләре» проектларын ашыру буенча эш алып барачак, шулай ук тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесенең эш бүлмәсе ролен дә үтәячәк. Әлеге вакытта күпчелек мәктәпләр бу юнәлештә эшне тәмамлаган.

  Шулай ук, җәйге чорда барлык мәгариф учреждениеләре янгын сүндергеч, ашханәләр өчен савыт-саба, китап-дәреслекләр белән тәэмин ителде. Болар да сыйфатлы һәм хәвефсез белем алу өчен шартлар булдыруга булышлык итә.

  Комиссия әгъзаларын һәрбер белем учагының үзенә хас үзенчәлеге белән аерылып торуы куандырды. Һәркайсы тырышкан, сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартларны да тудырган. Яңа 2023-2024 уку елына кабул итү комиссиясе үз эшен тәмамлады, иң яхшы белем учакларын билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре август киңәшмәсендә игълан ителәчәк. Мәгариф учреждениеләре 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер, дигән нәтиҗә ясалды.

Ә 24 августа педагогларны август киңәшмәсенә чакырып калабыз. Анда бергәләп мәгариф системасында булачак яңалык буенча фикер алышырбыз, тәҗрибә уртаклашырбыз, яңа уку елына бурычлар билгеләрбез, дигән өметтә калабыз.

Зинфира Минһаҗева,

район мәгариф идарәсенең методик бүлек мөдире.

 

Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Мәктәпләр укучылар кабул итәргә әзер
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас