Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
7 сентябрь 2023, 14:15

Күпләр өчен маяк булды

Сөекле әтием - Илфир Миңнехан улы Галиевның якты истәлегенә багышлыйм

Күпләр өчен маяк булдыКүпләр өчен маяк булды
Күпләр өчен маяк булды

Сөекле әтием - Илфир Миңнехан улы Галиевның якты истәлегенә багышлыйм бу язмамны

Әти исән булса, аңа бу көннәрдә 77 яшь тулган булыр иде. Тик аяусыз үлем аны безнең арадан алып киткәнгә инде 22 ел вакыт узды. Ә күңелдән бер генә көн дә чыкканы юк шул. Күз алдында үзенең төпле фикере, акыллы киңәшләре белән басып тора кебек. Менә хәзер үземә аның киңәшләре бик тә кирәк бит. Кадерлемнең һөнәрен дәвам итүче буларак, әтинең башкарган эшенә күпмедер бәя дә бирә алам кебек.

Барыннан да бигрәк әти тирән белемле, чын мәгънәсендә зыялы, һәрбер сүзен үлчәп сөйли торган, сабыр холыклы кеше иде. “Илфир Миңниханович һәрвакыт әдәпле һәм игелекле кеше, таләпчән, гадел һәм хөрмәтле укытучы иде. Беркайчан да укучыларына һәм хезмәттәшләренә тавыш күтәрмәде. Тәрбияле, чын интеллигент кеше иде», - ди аны белгән кешеләр.

Әти бик күп укыды. Безнең өйдә меңнәрчә китаплардан торган бик бай китапханә бар,  дистәләрчә газета-журналлар килде.

Илфир Миңнехан улы 1946 елның  10 сентябрендә дөньяга килә. Башта Яңа Аю җидееллык, ә аннары Андреевка урта мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән кызыксынучан була, күп китап укырга ярата ул. Тарих фәненә мәхәббәтне анда атаклы укытучы Мансур Закир улы Байгильдин уята. Әтием остазын зур ихтирам белән искә ала иде.

Урта мәктәпне тәмамлагач, юллар аны Казанга алып килә. Чөнки анда картәниемнең  бертуган энесе язучы Хәсән Сарьян яши. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Талиб елларында әнием – Арча кызы Сания Әнәс кызы белән таныша, 1970 нче елда алар гаилә коралар.

Диплом алгач, әтинең туган ягы районыбызга кайта яшьләр.  Базытамак урта мәктәбенә әтине директорның укыту эшләре буенча урынбасары һәм тарих укытучысы, ә әнине татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр.

Базытамакта абыем Салават белән мин дә дөньяга килгәнбез. Әти исән чагында безнең олы тормышка аяк басканыбызны да, оныкларын да күрде. Бүгенге көндә аның 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар инде.

3 ел эшләгәннән соң, яшь белгечнең булдыклы, оста оештыручы икәнлеген күреп, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге әтине Кадер авылына мәктәп директоры итеп тәгаенли. Әни татар телен укытуын дәвам итә.  Кадерлем гомеренең соңгы көннәренә – 2001 елның 8 июненә кадәр шушы мәктәпне җитәкләде.

Алар килгәндә мәктәп 8 еллык кына була әле. Мәктәптә укучылар саны күбәйгәч, урта мәктәпкә үзгәртелә, ә класс бүлмәләре җитми. Әтием җиң сызганып яңа биналар төзү артыннан йөрергә тотына. Мәктәп бинасына зур гына кушымта, спорт залы, остаханә төзелә.

Һөнәрен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара әти. Укучыларга тирән белем һәм тәрбия бирү өчен иҗади эшли белүче, тәҗрибәле, сәләтле педагоглардан торган көчле, бердәм коллектив туплый.  Тәҗрибәле өлкән укытучыларның киңәшләренә таяна яшь директор. Кадер урта мәктәбендә ул вакытларда бик күп яшь укытучылар хезмәт юлын башлый. Хәзер күпчелеге аларның районда, республикада мәртәбәле кешеләр.

Мәктәп укучылары район һәм республика күләмендә үткән олимпиадаларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулый.  Укытучылар белем бирү белән бергә, тәрбия эшләренә дә зур игътибар бирә. Бигрәк тә профориентация, хезмәт тәрбиясе бирү буенча күп эшләр башкарыла. Укучыларның производство бригадасы төзелә.

Әти белән әнинең бөтен гомере мәктәпкә, балаларга, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланды. Фидакарь хезмәтләре тиешенчә бәһаланды. Әти – Почёт билгесе ордены кавалеры, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрыгының, район мәгариф бүлегенең күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.  Әни - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы. Ә иң зур бәһа  – ул укучыларының ихтирамы һәм рәхмәте. Әтиемне бүгенге көндә дә укучылары, хезмәттәшләре зур хөрмәт һәм ярату белән искә ала.

Өч дистәдән артык хезмәт стажына ия әтием укучылар арасында хөрмәтле, ата-аналар белән дә уртак тел табып эшләде, коллективта да зур абруй казанды, бер үк вакытта ягымлы да, таләпчән дә була белде. Һәр сүзен үлчәп сөйләүче , сабыр холыклы, төпле акыллы, зур тәҗрибәгә ия кадерлем бик күп яшь укытучыларның остазы да булып торды.

Әтиемнең тормышы юлыбызны яктырта, күркәм сыйфатларын, изге гамәлләрен үрнәк итеп яшибез. Әйе, аның изге гамәлләре - халык хәтерендә. Кадерлемнең караңгы гүре –якты, урыны – оҗмахта булсын.

Гөлнара Шафыйкова-Галиева,

Т.Рахманов ис. урта мәктәп директоры.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас