Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
5 октябрь 2023, 05:00

Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда

Укытучы хезмәте авыр, ә директор эше аеруча күпкырлы һәм үтә дә җаваплы икәне бер кемгә дә сер түгел. Чөнки һәрбер укучының гомере өчен җавап бирергә,алар төпле белем, тәрбия алсын өчен шартлар тудырырга кирәк, алай гына да түгел, учреждениедә уңай эмоциаль халәт булдыру да җитәкче иңенә төшә.

Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең куллардаИлнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда
Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда

Коллектив эшләсен, уңышларга ирешсен өчен аның үзенең дә мәктәп тормышына битараф булмавы шарт. Гаиләдә ике педагог булса, бу инде җаваплылыкны тагы да арттыра.

Югары Манчар урта мәктәбендә хезмәт итүче Габидуллиннар – икесе дә үз һөнәрен яраткан хөрмәтле педагоглар. Бөре дәүләт педагогия институтында укыган вакытларында гаилә кора алар. Кулларына диплом алган яшь белгечләр Иштирәк төп мәктәбендә беренче хезмәт юлын башлап җибәрәләр. Тырыш, оештыру сәләте булган яшь белгечне - Альбир Мирзаһит улын 1997 елда Кужбахты урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр.

Биредә өч ел эшләгәннән соң Габидуллиннар гаиләсе Югары Манчар мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Һәм бүгенге көнне дә гаилә башлыгы мәктәп белән җитәкчелек итә, ә Фәнилә Хөрмәт кызы - алыштыргысыз биология укытучысы.

Әлеге учреждение үзенең алдынгы карашлы, югары үрләр яулаган укучылары белән горурлана ала. Алар район, республика олимпиадаларында, конкурс-фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алуга ирешә. Әйе, Фәнилә Хөрмәт кызы укучылары биологияфәне буенча “Безнең балачак бакчасы”, “Минем кече туган илем”, “Җир хуҗасы” республика конкурсларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Бу җиңүләрнең башлангычыукытучыдан һәм, әлбәттә, оста җитәкченең эшне дөрес оештыра белүендә.

Тырыш, максатына ирешүчән Альбир Мирзаһит улының хезмәте төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре белән баһалана. Әлбәттә, ул үзенең остазлары - һәрвакыт яхшы, төпле киңәшләр биреп, методик ярдәм күрсәткән Радик Кашаповка, Рәмзә Ямаловка, район мәгариф идарәсенең белгечләренә һәм методистларына рәхмәтләрен җиткерә, һәрвакыт алар белән эшләгән чорны сагынып искә ала.

Директор вазифасын башкару төрле чараларны уртасында булуны таләп итә, авыл халкы белән тыгыз бәйләнештә булырга туры килә аңа. Гаиләдә яхшы ир, тәртипле һәм ихтирамлы әти, мәктәптә абруйлы җитәкче булу җиңел дә түгелдер. Альбир Мирзаһит улы нинди генә җаваплы эшне ышанып тапшырсалар да, җиренә җиткереп башкара, аның һөнәри тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә бара.

Габидуллиннар гаиләсе ике ул тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә балаларының уңышларына сөенеп, мәктәп тормышы белән кайнап, тирә –якка үрнәкле булып яшиләр.

Әйткәндәй, быелгы уку елын Югары Манчар урта мәктәбенең укытучылар коллективы капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп бинасында башлап җибәрде.

Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас