

Хезмәт юлын 1994 елда үзенең туган мәктәбендә башлый, рәсем-сызым дәресләрен укыта, төрле түгәрәкләр алып бара. Читтән торып Башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика бүлегендә белем ала.
Үзен тырыш, яңалыкка омтылучы итеп таныткан педагог Үрмәт төп мәктәбендә директор вазифасынбашкара. 2017 елдан Рсай урта мәктәбенә директор булып тәгаенләнә, бер филиал, ике балалар бакчасын җитәкли. Мәктәпнең уңышлары җитәкченең талантына, иҗади эшли белүенә бәйле, әлбәттә. Балалар, атааналар, хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба җитәкче.
Мәгариф өлкәсендәге тынгысыз хезмәте өчен ул “Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Азат Галим улының таянычы, һәр эшен хуплап, ярдәм кулы сузучы тормыш иптәше Альмира Фәнис кызы Үрмәт филиалында башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Балаларга ана теленең бөтен нечкәлекләрен өйрәтә, мәктәп тормышы өчен янып, тырыш хезмәт сала ул. Биредә 20 елга якын эшләү дәверендә ул бик күп нәтиҗәләргә иреште. Заман таләпләренә туры килерлек итеп оештырылган дәресләрендә балаларны башкорт теле серләренә төшендерүе – үзе зур җиңү, зур казаныш.
Үз эшенең остасы, телебез язмышына ихтирам белән караган, аның куллану даирәсен киңәйтүгә зур өлеш керткән укытучының эшчәнлеге, әлбәттә, үзенең нәтиҗәсен бирми калмый. 2019 елда - Башкортстан, 2023 елда Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүе моңа ачык мисал. Моннан тыш, Альмира Фәнис кызы «Иң яхшы укытучы-2020» Бөтенрусия конкурсы, «Иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» республика конкурсы җиңүчесе.
Гыймазовлар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерде, бүгенге көндә оныклар сөеп, балалар уңышына шатланып матур тормыш көтә. Уллары Алмаз – Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә өлкән мастер, кызлары Алия – БР буенча эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсендә рөхсәт-виза бүлеге инспекторы булып хезмәт сала.
Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.