

Илгиз Фәнил улы 1964 елда Игмәт авылында дөньяга килгән. Игмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының физика факультетында белем ала. Дипломлы яшь белгеч 1989 елда Торачы төп мәктәбендә эш башлый. Учреждение җитәкчесе Дамира Әшрәповадан үрнәк алып, эш алымнарын өйрәнә. Илеш, Игмәт урта мәктәпләрендә директор вазифасын башкарып, шактый тәҗрибә туплаган И.Вәлишин Ишкарга кайтып төпләнә һәм урта мәктәпне җитәкли. Бүгенге көнгә кадәр әлеге вазифаны уңышлы башкара ул. Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре исеменә лаек.
Зилия Галимҗан кызы –тумышы белән матур Ишкар авылыннан. Узен укыткан укытучылар Р.Рафыйков, Н.Әхмәтова, М.Садыйкова кебек үзенең тормышын балалар тәрбияләүгә багышлау теләге аны мәктәпне тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтына алып килә. Хезмәт юлын Ишкар урта мәктәбендә башлый, арытаба Игмәт урта мәктәбендә 25 ел хезмәт сала. Бүгенге көндә ул Ишкар урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәреннән белем бирә. Кызлары Ләйсән һәм Гөлшат та педагогия юлын сайлаган. Илгиз Фәнил улы һәм Зилия Галимҗан кызынын бүген горурланырлык урыннары бар, чөнки тормышларын иң изге хезмәткә багышлаган алар. Укучылары илебезнең төрле почмакларында яши, хезмәт итә.
Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.