

Алмаз Тәҗәй авылында туып-үскән. Кужбахты урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Бөре дәүләт социальпедагогик академиясендә белем ала, хәрби бурычын үтәргә дә өлгерә. Яшь егет, үзен төрле өлкәләрдә сынап караганнан соң, 2018 елда туган мәктәбендә директор буларак педагогия эшен башлый. 2019 елдан бүгенге көнгә кадәр Түбән Яркәйдәге лицей директоры вазифасын башкара. Кыска вакыт эчендә Алмаз Газинур улы үзен белем учагының булган традицияләрен саклап килүче, эшенә җаваплы караучы тырыш җитәкче итеп танытты. Тормыш иптәше, Илеш җирен үз иткән Шаран районы сылуы Гөлназ Хәмит кызы сәнгать-графика бүлеген тәмамлаганнан соң мәгариф системасының төрле өлкәләрендә эшли. Бүгенге көндә лицейда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе булып хезмәт итә. Укучылары республика күләмендәге, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгородта үткән конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар, тәҗрибә мәйданчыкларында да катнашалар. Бүгенге көндә Ганиевлар ике бала тәрбияләп үстерә.
Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.