Маяк
-6 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2023, 11:50

Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда

Дөмәй урта мәктәбендә күп еллар эшләүче гаилә парлары Нәсыйбуллиннар да иңгә–иң куеп бер сукмактан баручы педагоглар. Әхсән Әнәс улы мәктәптә директор вазифасын башкарса, Лена Ирек кызы – кечкенәләрне белем дөньясына алып керүче, акны-карадан, яхшыныяманнан аерырга өйрәтүче беренче укытучы.

Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда
Илнең генә түгел, хәтта җирнең киләчәге сезнең кулларда

Лена 25 ел дәвамында туган мәктәбендә хезмәт сала. Шушы вакыт эчендә ул үзен заман белән алга атлаучы укытучы итеп таныта, авыл халкы, әти-әниләр арасында хөрмәт яулый. Ә Әхсән Әнис улы 29 ел педагогик стажының 13 елын мәктәп белән җитәкчелек итә, укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны - олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул. Авыл язмышы өчен дә борчыла, төрле җәмәгать эшенең уртасында кайный. Үзендә лидерлык сыйфатлары булган җитәкченең һөнәри әзерлеге һәм белеме, тәҗрибәсе куелган таләпләргә тәңгәл килә.

Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: