

Иске Кыргыз мәктәбендә бер ел җитәкчелек иткәннән соң, Андреевка мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә. Әлеге учреждение үзенең төпле белем бирүче мәктәп булуы белән күпләргә билгеле. Бу югары дәрәҗәне төшерми, саклап калу өчен тырышып эшли Филүс Фидаил улы. Бүгенге көндә укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып, Русиянең төрле төбәкләренең югары уку йортларында белем ала. Авыр һәм җаваплы эшендә тормыш иптәше, шушы ук мәктәпнең физика һәм информатика укытучысы Айгөл Фирдәвес кызы һәр башлангычта да ныклы терәге булып тора. Аның укучылары ел саен республика күләмендә үтә торган «КРИТ» һ.б.конкурслар призерлары. Әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларының физика һәм информатика фәненнән район буенча югары баллар җыюы - укытучы-остазның тырышлыгының нәтиҗәсе.
Бүгенге көндә уллары Фәнис Мәскәү авиация институтының өченче курс талибы булса, кече уллары Ришат - сигезенче сыйныфта белем ала.
Үз өстеңдә эшләү, өзлексез белем алу, тормыштан бер адымга алдан атлау, төрле җәмәгать эшләрендә катнашу - Ситдыйковларга хас сыйфатлар.
Иң авыр, иң күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче вазифаны мәкаләм геройлары яратып башкара, көнне-төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, мәктәптә балаларга белем бирә, кыскасы, үз һөнәренә тугры булып кала. Авыр хезмәтләрендә киләчәктә бары тик уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калам.
Зинфира Минһаҗева, район мәгариф идарәсенең мәгълүматиметодик бүлек җитәкчесе.