Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
5 октябрь 2023, 07:05

Һәр казаныш артында - тырыш хезмәт

Мәктәпләрдә намуслы,үз һөнәренең патриоты булган, укучыларга төпле белем биргән укытучыларыбыз бихисап. Һәр ел саен педагогларыбыз яңа үрләр яулап, уңышларга ирешә. Әйтергә кирәк, балалар дулкынлануны җиңеп, имтиханга үз-үзләренә ышанып һәм әзерләнеп килсеннәр өчен, ел дәвамында мәктәп, район, республика күләмендә системалы һәм тырыш эш алып барылды. 2023 елда 11 сыйныфны 101 чыгарылыш укучысы тәмамлады, 19 чыгарылыш укучысы «Укудагы уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде.

Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча максатчан һәм сыйфатлы әзерлеге белән укучыларның югары нәтиҗәләрен тәэмин иткән укытучыларны аерым билгеләп үтәсе килә - урыс теле укытучылары И.Әхмәтҗанова (Андреевка), Э.Бәдретдинова, Л.Хафизова, (Югары Яркәйдәге 1нче гимназия), Л.Низамова (Т.Рахманов ис. урта мәктәп), Г.Дәүләтгәрәева (4нче урта мәктәп), математика укытучысы С.Макарова (Андреевка), химия укытучылары А.Әмирҗанова (гимназия) С.Фәзуллина (4нче урта мәктәп), биология укытучысы Р.Галәветдинова (гимназия), физика укытучысы А.Ситдыйкова (Андреевка), тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары И.Ибәтуллин (гимназия), Г.Йосыпова (Андреевка), инглиз теле укытучысы Р.Сәфиуллина (гимназия).

Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үсеше өчен кирәкле шартларны тәэмин итә. Бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, Бөтенрусия укучылар олимпиадасында катнашу нәтиҗәләре белән билгеләнә. Район мәктәпләрендә әлеге чараларга әзерлекне мөһим һәм кирәкле дип санаган укытучылар хезмәт сала. Әйтик, В.Гозәерова (Т.Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбе) - хокук буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының республика этабы, Г.Фаязова (4нче урта мәктәп) физик культура буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы, М.Ахунова (Т.Рахманов ис. урта мәктәп) тарих буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы, Р.Ганиев (4 нче урта мәктәп) тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призерын әзерләде. Э.Зиннәтуллина (гимназия), З.Йосыпова (Т.Рахманов ис.урта мәктәп) укучылары экология буенча олимпиада призерлары булды. Шулай ук Түбән Яркәйдәге лицей укытучысы Ф.Зиннәтуллин экология буенча өч призерны әзер-ләде. Традиция буенча, безнең укучылар олимпиадаларда туган телләр буенча белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәтте. Г.Фәхруллина (Т.Рахманов ис.), А.Гыймазова (Үрмәт) укучылары башкорт теле буенча төбәкара олимпиада призеры һәм җиңүчесе булды.И.Гыйльманова (Йонны) укучысы - татар теле буенча республика этабы призеры. Кызлар һәм малайлар ел саен Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча олимпиада да сыйфатлы әзерлекләрен күрсәтә. Л.Фазлыева (гимназия) В.Гозәерова (Ябалак) укучылары Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча республика олимпиадасының төбәк этабында җиңүче һәм призер булды. А.Ситдыйкова (Андреевка), В.Гозәерова(Ябалак), И.Баһаутдинова (гимназия) «КРИТ» Республика мәгълүмати технологияләр конкурсында җиңүчеләрне әзерләделәр. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы (укытучысы-Г.Шафыйкова) милли технология олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүгә иреште. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең «Квант» командасы (Н.Вәлиев) 8-9 сыйныф укучылары өчен эксперименталь физика буенча республика турнирында җиңеп, кубок белән бүләкләнде.

Уку елы дәвамында укуда, иҗади конкурсларда һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән районның егерме укучысы муниципаль район хакимияте стипендиатлары булды. Укуда, иҗади һәм тикшеренү конкурсларында югары күрсәткечләргә ирешкән 18 сәләтле бала УДНТУ ректоры гранты (премиясе) белән бүләкләнде. Т.Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбе укучысы Л.Әһалиева Башкортстан Республикасы башлыгы стипендиясен алуга иреште.

Педагог һәм остаз елы кысаларында районда педагогик һөнәрнең абруен күтәрү өчен зур чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. «Ел укытучысы», «Ел педагогы» район конкурслары педагогик тәҗрибәне ачыклауга һәм таратуга, һөнәри аралашуның ачыклыгын тәэмин итүгә ярдәм итә. Быел әлеге чараларда 22 педагог катнашты.

Илеш районы мәктәпләре «Герой партасы» Бөтенрусия патриотик проектына кушылды һәм 14 мәктәптә Бөек Ватан сугышы, Социалистик Хезмәт Геройларына, хәрби – интернационалистларга һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган 22 герой партасы булдырылды.

Патриотик тәрбия авыл биләмәләре, яшьләр сәясәте, физкультура, спорт һәм туризм комитеты, мәдәният учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, район сугыш, хезмәт ветераннары советы, «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарыла. Ел дәвамында барлык мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү оешмалары тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны, җәмәгать ветераннары һәм хәрби-патриотик берләшмәләр вәкилләрен чакырып, Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде.

Мәктәп укучыларының югары әхлакый рухын формалаштыруда, һичшиксез, район мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләрен оештыручы укытучылар зур роль уйный. Укучыларны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен укытучылар И.Хөснуллин, Д.Биктимеров, Р.Ганиев, Ф.Яһудин һәм С.Хөснетдинов, Р.Шәмсиевны билгеләп үтәсем килә. Нәкъ менә шундый остазлар ярдәмендә мәктәп укучыларында актив тормыш позициясе, эмоциональ – ихтыяр сыйфатлары һәм Ватанга карата изге мәхәббәт хисе формалаша.

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да Бөтендөнья Укытучылар көне белән ихлас котлыйм. Сез тормышның иң катлаулы проблемаларын гадел һәм намуслы хәл итүегез, яшь буынга төпле белем бирүегез, район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүегез бәһалап бетергесез. Хезмәтегез, уңышларыгыз өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез һәрвакыт җәмәгать тормышында кайнап яшисез, яңа программалар, эш алымнарын үзләштерәсез, гыйльми проектларны тормышка ашырасыз. Үзегезнең осталыгыгыз белән укучыларыгызның йөрәгенә нур саласыз, балаларны яхшылыкка, тугрылыкка, иҗади фикерләргә һәм үзаллы карар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән!

Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас