

10 октябрьдә Башкортстан Республикасы көне алдыннан, Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган "Русия бөркетләре" сафларына багышлау тантанасы узды.
Бу бәйрәм көнендә Бөркетләр янында укытучылар, остазлар бар иде. Алар укучыларның шатлыгын уртаклаштылар.
«Русия бөркетләре» программасы патриотизмны, кече сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә, русия җәмгыятенең кыйммәтләренә кушылуга, һәр баланың шәхси сыйфатларын һәм командада үзара эш итү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.
Балаларыбызга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!