Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
30 октябрь 2023, 06:35

Фәндә старт

XX Халыкара фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре конкурсы "Фәндә старт"уздырылды.

Фәндә стартФәндә старт
Фәндә старт

2023 елның 15 августынан 30 октябренә кадәр укучыларның XX Халыкара фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре конкурсы - "Фәндә старт" уздырылды. Фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына түбәндәге фәннәр буенча эшләр кабул ителде: биология, география, чит тел, информатика, тарих, математика, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, күпсанлы конкурсантлар арасында Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәптән тә катнашучылар булды.

Делегациянең иң яшь катнашучысы - Габдрахимов Илназ, 2 нче «Б» сыйныф укучысы - жюри алдында инглиз теле буенча үз эшен тәкъдим итте:«Инглиз алфавиты. Җиңел һәм тиз». Илназ инглиз алфавитын ничек тиз өйрәнергә кирәклеге турында сөйләде.

Кәримов Искәндәр, 5 "Б" сыйныф укучысы, Бөекбритания символлары һәм легендалары белән бәйле тарихи фактлар турында сөйләде. Ә Кәримов Димъяр, 8 "Б" сыйныф укучысы, компьютер уеннары инглиз телен өйрәнүгә йогынты ясыймы-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

Делегациянең барлык катнашучылары Җиңүчеләр дипломнары, Халыкара галимнәр, укытучылар һәм белгечләр ассоциациясенең Русия Табигать белеме академиясенең махсус дипломнары белән бүләкләнделәр.

Конкурста катнашучыларның эш җитәкчеләре - Кәримова Зилә Мирзәхмәтовна һәм Хәсәнова Гөлчәчәк Насимҗановна да дипломнар һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Конференциядә катнашучыларның һәрберсе онытылмаслык чыгыш тәҗрибәсе алды, үз белемнәрен күрсәтә һәм тәҗрибә уртаклаша алды. Бу, һичшиксез, алга таба үсеш өчен яхшы стимул булачак.

Чыганак

Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Фәндә старт
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас