+22 °С
Яңгыр


Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Югары Манчар авылы укучыларына патриотик тәрбия бирү буенча тематик экскурсия үткәрелде.
Аларның игътибарын якташларыбыз - ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гайсинович Гәрәев һәм Советлар Союзы Герое, артиллерист Әнвәр Абдуллинович Абдуллин биографияләренә юнәлттеләр.
Гомумән алганда, бер сәгатьлек чара балаларның активлыгы һәм кызыксынучанлыгы белән сизелмичә узды. Укучылар бик күп сораулар бирделәр һәм үзләре дә үткән сугышларның кайбер вакыйгалары турында сөйләделәр.