

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Хәсәнова Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы, якташыбыз Р. белән очрашу оештырды. Украинада махсус хәрби операциядә катнашырга батыр егетебез ирекле отрядлар җыю турында игълан ителгәннән соң карар итә.
Р. 6б сыйныф укучылары белән сөйләшә. Ул Русия хәрбиләренең батырлыклары турында, үзенең балачагы, мәктәптә һәм һөнәри уку учреждениесендә укыган вакыты турында сөйли. Шулай ук малайлар һәм кызлар очрашуда геройга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр.
Мәктәп укучылары зур кызыксыну белән тыңлыйлар һәм җитди сораулар бирәләр. Диалогта тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелә.
«Якташлардан җылы сүзләр язылган хатлар һәм туган яклардан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның сугышчан рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш»,- дип аңлата батыр егет.
Очрашу егетләр өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык була. Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен күрәләр. Батырлык, Ватанга мәхәббәт – үз иленең чын кешесе һәм гражданы сыйфатлары. Укучылар үз геройлары өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар.