Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
18 ноябрь 2023, 06:00

Депутат ярдәмен тоябыз

тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызныкы. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк.  Ата - аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә.

Депутат ярдәмен тоябызДепутат ярдәмен тоябыз
Депутат ярдәмен тоябыз

Ә инде спорт белән шөгыльләнү өчен хәзер бар мөмкинчелекләр дә бар. Безнең Ишкар урта мәктәбендә спорт залы, хоккей мәйданчыгы, тренажерлар куелган мәйдан балалар өчен һәрчак ачык.

Күптән түгел балалар шатлык кичерде - Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рәмил Бәхтизин һәм аның ярдәмчесе, мәктәпнең элекке укучысы Раил Әдиятуллин аларга волейбол һәм футбол туплары бүләк итте.

-Сезгә рәхәтләнеп спорт белән тырышып шөгыльләнергә язсын, ярышларда уңышларга ирешеп, мәктәбебез данын тагын да күтәрү насыйп булсын!”- диде Раил Альфред улы бүләкләрне тапшыру тан-танасында.

Шуны да билгеләргә кирәк, “Бердәм Русия” сәяси партиясе депутаты Р.Н.Бәхтизинның бу беренче генә ярдәме түгел. Үткән уку елында мәктәпнең информатика кабинеты өчен компьютер өстәлләре, урындыклар һәм шкафлар кайтарылган иде. Изге эшләр кылу елында балаларга шатлык бүләк иткән өчен аларга зур рәхмәт җиткерәбез.

Лилия ХӘСӘНОВА, Ишкар урта мәктәбенең физкультура укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас