

Каникуллар алдыннан мин иң борынгы шәһәрләрнең берсенә – Казан шәһәренә сәяхәт оештырылуы һәм безнең 8 нче сыйныф та барачагы турында укучыларыма сөенечле хәбәр җиткердем. Беркайчан да ерак юлга чыккан булмагач, кызлар һәм малайлар бу сәяхәтне түземсезлек белән көтте. Ниһаять, күптән көтелгән көн килде.
Без уңайлы автобуста 6 сәгать буе бөтен юлны тәрәзәдән күзәтеп бардык. Беренче минуттан ук барысы да бик кызыклы иде: таныш булмаган авыллар, шәһәрләр, елгалар үттек.
Казан безне аяз, җылы һава торышы белән каршы алды. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек, экскурсовод укучыларга шәһәрнең ни өчен Казан дип аталуы турында сөйләде. Легенда буенча, бу урыннар яныннан татар ханы үтеп бара һәм тукталыш ясарга карар итә. Ул хезмәтчесен күлгә алтын казанга су алырга җибәрә. Хезмәтче су янына иелгәндә, анда бер кызның чагылышын күрә һәм аның матурлыгына сокланып, алтын казанны суга төшереп җибәрә. Казан исеме шуннан килеп чыккан.
Безнең экскурсиянең беренче объекты, әлбәттә, Казан Кремле. Ул 2000 елда ЮНЕСКОның Дөнья һәйкәле дип игълан ителгән. Кремль диварлары - ак таштан.
Территориясе эчендә берничә бакча, дәүләт биналары, Кол Шәриф мәчете, Благовещен соборы, Сөембикә манарасы бар.
Иң гаҗәбе - дөньяда өч манараның берсе һәм, бәлки, Русиядә бердәнбер авыш манара – Сөембикә манарасы. Манараның авышлыгы - 2 метр.
Легенда буенча, Казанга Иван Грозный гаскәре һөҗүм иткәч, Казан ханы Сафа-Гирейның хатыны Сөембикә җиңүчегә мәрхәмәт күрсәтми, ә бу биек манарадан сикереп, үз теләге белән үз-үзен үтерүне өстен күрә.
Бауман урамында йөрдек, бу - урындагы Арбат. Аның ике ягында да кибетләр, кафелар, рәссамнар, музыкантлар, урамда караоке, фонтаннар, мультфильм геройлары фигуралары, Екатерина II каретасының бронза күчермәсе, Шаляпин һәйкәле һәм аның музее урнашкан. Шәһәр бик чиста, бар җирдә тәртип. Йортлар, чиркәүләр, мәчетләр фасадлары шулкадәр матур, әйтерсең дә Буян утравын һәм Пушкинның «Салтан патша турында әкият» әкиятендәге данлы Салтан патшалыгын хәтерләтә.
Арытаба экскурсовод укучыларга Казанның спорт объектларын күрсәтте: соңгы технологияләр белән җиһазландырылган «Уникс» Русия баскетбол командасының баскет-холлы, «АК БАРС» шайбалы хоккей командасы күнегүләр ясый торган заманча боз сарае, «Рубин»футбол клубының зур стадионы. Зур казан формасында төзелгән Казан ЗАГСына сокланып карадык.
Кич белән без барыбыз да Кәрим Тинчурин ис. театрда «Кыз урлау» спектаклен карадык. Анда Татарстанның халык артистлары чыгыш ясады, алар арасында якташыбыз Айсылу Мөсәлләмованы күрү аеруча дулкынландыргыч булды. Кыскасы, сәяхәт балаларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Казанга бару – чиксез Ватаныбыз – Русия белән танышуыбызның башы гына, киләчәктә без Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрен күрергә хыялланабыз.
Ленара ВӘЛИЕВА, Түбән Яркәйдәге лицейның 8 нче сыйныф җитәкчесе.