Драмада күренеш сугыш елларында бара. Бер төркем авыл кешеләре үзләренең якыннарын сугыш яланына озатып кала. Фронтка киткән Шакир хатыны Зәйнәпкә гармунын калдырып китә. Әйләнеп кайткач бу гармунымны кулыма алып, өздереп уйнармын әле, дигән теләк белән китә ул.
Шакир кайта алырмы? Кулына гармунын алып уйнармы? Укытучы – артистлар тамашачыны шушы сорау белән спектакль барышында ук кызыксындырып куйды.
Колхоз эше, ач балалар, салкын йорт... Хатын-кыз үзләренә ничек кенә авыр булса да, фронттагыларны уйлап борчыла, аларга кич утырып оекбашлар бәйләп җибәрә, үз күңелләрен үзләре күрергә тырышып җырлашып та алган булалар. Фронтовик хатыннары – Зәйнәп (Рәмилә Фәрвәҗева), Мәликә (Лиза Нигъмәтуллина), Сәлимә (Ләйсән Сырцева), Гөлзифа (Ирина Гыйльманова), Сабира (Алина Шәяхмәтова) авыр вакытларда бер-берсен юаталар, бер-берсенә терәк булалар.
Тылда да, фронтта да төрле хәлләр була шул. Һәрвакыт без теләгәнчә генә бармый тормыш. Драмадагы Шакир язмышы тамашачылар күңелендә авыр уйлар калдыргандыр. Катлаулы фронт юлын үтәргә мәҗбүр булган Шакир (Радмир Нигъмәтуллин) караңгы төн уртасында гаиләсенә кайтып керә. Тик ул качып кайта... Кеше күзенә күренмәс өчен базда качып ятарга туры килә. Әйе, нинди генә авыр вакытлар булса да, кеше үз гаиләсенә сыена, шатлыклы гына түгел, ә моң –хәсрәтләрне дә бергә кичерә. Әлбәттә, аның кайтуы бер кемгә дә яхшылык китерми: үзе тере килеш «җиргә күмелеп ятарга» мәҗбүр була, гаиләсе кешеләр белән аралашудан тыела, хатыны –Зәйнәп туачак баласыннан да баш тарта... Һәм бу мәсьәләнең чишелү юллары юклыгы ачыктан-ачык. Сугыш тәмамланган көнне Шакир каты авыруыннан котыла алмый бөтенләйгә күзләрен йома, ә Зәйнәпнең йөрәге бу авырлыкларны күтәрә алмый тибүдән туктый. Ятим калган балаларның бер терәге - Гата абый (Фәнзил Каюмов).
Ә балалар ничек кенә авыр булса да, ач утырган көннәре күп булганда да әтиләреннән калган истәлек-гармунны бер кемгә дә сатмый. Алар уен коралын әти-әнисенең күңел төсе итеп саклый. Ә гармун фронттан кайткан күрше егете -Гариф (Айнур Әхмәтшин) кулларында телгә килә. Һәм гармун көйләре белән бергә бу йортта да ниндидер өмет чаткылары уянгандай тоелды. Тамашачы бу күренешне шулай аңлап, яхшылыкка юрагандыр.
Йонны төп мәктәп коллективы үз рольләрен оста итеп, һәркем күңелендә урын алырдай итеп башкардылар. Тамашачы кыска гына вакыт эчендә көлеп тә, көрсенеп тә алды, хәтта күз яшьләренә ирек бирде. Кыскасы, һәрбер образ яратып кабул ителде. Яшь артистларукучы-Зәлифә (Ландыш Сәгытдинова), Таһир (Илназ Шәехморзин), Гариф (Айнур Әхмәтшин) үзләренә ышанып тапшырылган рольне оста башкарып тамашачы сөюен яулады.
Сугыш образы фронт яланында түгел, ә гади тормыш шартларында күрсәтелде. Әмма вакыйгаларның авыр вакытта баруы, сугышның кешеләргә кайгыхәсрәт китерүе артистларның уйнавы, күңел кичерешләре аша аңлаешлы булды. Биредә,әлбәттә, режиссерларның тырыш хезмәтен- Фәридә Миңнеголова, Гөлнара Рәхмәтуллинаның спектакльне югары осталык белән сәхнәгә чыгаруын билгеләми мөмкин түгел. Көнкүреш, йорт-кура җиһазлары, сәхнәнең бизәлеше тарихта калган авыр елларны күз алдына бастырды. Боларның барысы да спектакльнең уңышлы булуына үз өлешен кертүе көн кебек ачык.
Йонны төп мәктәп коллективы сәхнәләштергән әсәр тамашачыны уйланырга гына мәжбүр итмәде, ә тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде һәм һәрбер кеше дөньялар тыныч булсын дип теләп таралышты.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.