Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
26 гыйнвар 2024, 05:15

Һөнәр сайлау вакыты җитә

Кеше хезмәте белән уңышларга ирешә, хөрмәт яулый. Шуның өчен һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга тиеш.

Һөнәр сайлау вакыты җитәҺөнәр сайлау вакыты җитә
Һөнәр сайлау вакыты җитә

Мәктәпне тәмамлаучылар алдында да зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, кирәкле һөнәр сайлау бурычы тора. Аларга дөрес юнәлеш бирү, ярдәм итү максатында традицион рәвештә республиканың төрле уку йортлары вәкилләре катнашлыгында чыгарылыш сыйныф укучыларына профориентация форумы уздырыла.

Агымдагы елгысы район мәдәният сараенда үтеп, анда районның барлык мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Укучыларга киләчәк тормыш юлын һәм һөнәр сайлауда мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатында оештырылган форумны район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Нәбиева алып барды. Чакырылган кунаклар – М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының профориентация үзәге директоры Фидәнис Тимерханов, Башкорт дәүләт аграр университетының геодезия һәм күчемсез милек кадастры кафедрасы профессоры Александр Комиссаров, әлеге кафедраның доценты Элина Шафиева, Уфа дәүләт нефть университетының технология факультеты деканының профориентация эше буенча урынбасары, «Нефть һәм газ технологиясе» кафедрасы ассистенты Руслан Япаев, Башкорт дәүләт медицина университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре урынбасары, педагогика һәм психология кафедрасының өлкән укытучысы Екатерина Нелюбина, Уфа фән һәм технология университетының профориентация эше бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Ли, Уфа фән һәм технология университетының Бөре филиалының кабул итү, профориентация һәм эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Азат Диникеев, Кушнаренко күп профильле колледжының кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Эльмира Хәлиуллина, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Роберт Гыйльманшин катнашты һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына мәгълүмати консультация бирде, үзләренең уку йортлары белән таныштырды, алар турында фото, видеослайдлар тәкъдим итте. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов үз чыгышында килгән кунакларга – җанлы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт сүзләре белдерде. Бүгенге көндә районга мәгариф өлкәсендә укытучылар, авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек тармагында белгечләр таләп ителүен белдерде. Яшьләрне киләчәктә үзебезнең районыбыз белгечләре рәтендә күрергә өметләнүен билгеләде, үзебезгә эшкә кайтырга чакырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова да чыгарылыш сыйныф укучыларына яхшы талиблар булуларын, һөнәр сайлауда уңышлар теләде.

Чара һәр укучы өчен файдалы да, фәһемле дә булды. Бу көнне алар кирәкле мәгълүматлар алды, фойеда оештырылган күргәзмәләр аша үзләрен кызыксындырган уку йорты белән танышты.

Югары һәм урта белем бирү учреждение вәкилләренә «Безнең районга нинди максат белән килдегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Башкорт дәүләт аграр университетының геодезия һәм күчемсез милек кадастры кафедрасы профессоры Александр Комиссаров, әлеге кафедраның доценты Элина Шафиева:

–Әлеге чарада тәүге тапкыр катнашабыз һәм теләгебез – БДАУның факультетлары, юнәлешләре, соңгы яңалыклары белән таныштыру. Гомумән, яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү юнәлешендә эшчәнлек алып барабыз. «Безгә җирдә хезмәт итү эше ышанып ташырылган» девизына таянабыз. Киләчәк уку елында студентлар арасында илешлеләрне дә күрергә язсын.

М.Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының профориентация үзәге директоры Фидәнис Тимерханов:

–Ел саен бу форумда зур теләк белән катнашып киләм. Илеш районы хакимияте, аеруча мәгариф идарәсе белән күп еллар тыгыз бәйләнештә торабыз. Районның потенциалы югары, күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларына юнәлә һәм шунысы куанычлы, алар арасында безнең белем бирү учреждениесен сайлаучылар да бихисап. Димәк, бу очрашуларның файдалы һәм фәһемле үтүен дәлилли, быелгысы да нәтиҗәле үтсен.

 Гомумән, һөнәр сайлау бик җаваплы адым. Ул күңелгә ятышлы, тормышта кирәкле булырга тиеш. Фәһемле очрашуны оештыручыларның тырышлыгы эзсез калмас. Районның чыгарылыш сыйныф укучылары барлык имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларына керсеннәр һәм җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар иде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Һөнәр сайлау вакыты җитә
Һөнәр сайлау вакыты җитә
Һөнәр сайлау вакыты җитә
Һөнәр сайлау вакыты җитә
Һөнәр сайлау вакыты җитә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас