2024 елның 1 сентябреннән мәктәп расписаниесендә ”Русия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон кабул ителү белән бәйле үзгәрешләр булачак. Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев сөйләде:
"Киләсе уку елында уку программасында ике яңа фән барлыкка киләчәк: “Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре” һәм "Хезмәт (технология)". Мәктәпләрдә боларга охшаш фәннәр бар, әмма алар буенча уку программасы үзгәртеләчәк. Мәсәлән, "Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре" предметы кысаларында "Шәхеснең, җәмгыятьнең, дәүләтнең хәвефсез һәм тотрыклы үсеше" һәм "Хәрби әзерлек. Хәрби белем нигезләре" яңа модульләре кертелә. Бүгенге "ОБЖ" фәненең калган модульләре үзгәрешсез кала: яңа курс кысаларында балалар элеккечә көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, мәгълүмат киңлегендә хәвефсезлек нигезләрен өйрәнәчәк, медицина белемнәре нигезләрен алачак һ. б.
"Хезмәт (технология)" предметы буенча белем бирү программасы да үзгәртеләчәк. Бүгенге көндә мәктәпләрдә бердәм программа юк: кайдадыр балалар көнкүреш күнекмәләрен генә ала, ә кайдадыр "Технология" курсы кысаларында робототехниканы өйрәнәләр. Предмет кысаларында мәҗбүри һәм вариатив модульләр дә булачак. Мәҗбүри модульләр арасында "Җитештерү һәм технологияләр", "Материалларны һәм азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре", "Компьютер графикасы. Сызым”, “Робототехника. 3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру”. Сайлау буенча модульләргә "Автоматлаштырылган системалар”, "Терлекчелек", "Үсемлекчелек" керә. Мәсәлән, авыл мәктәпләре вариатив модуль кысаларында терлекчелек һәм үсемлекчелек нигезләрен өйрәтә ала. Предмет практик күнекмәләр бирә, балаларны тормышка әзерли, киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итә.