Республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указы буенча әлеге программаның яңа практикасы башланды. Чара “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектының максатларына туры килә. Билгеле булуынча, “Мәгариф” милли проекты ил Президенты Указы белән булдырылды. “Мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру” программасының төп бурычы – мәктәп биләмәсен һәм инфраструктурасын үстерү өчен бюджет карарларын кабул итүгә укучыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү.
Шушы көннәрдә командалар үз проектларын яклады. Актив укучылар уйтеләкләрен биш юнәлеш буенча әзерләде. Алар медиа һәм музыкаль үзәкләр булдыру, ял итү урынын төзекләндерү, бассейн төзү, китапханәне яңарту буенча проектлар тәкъдим итте. 5-11 сыйныф укучылары арасында аноним сайлаулар үткәрелеп, биш проект арасыннан «Тамга» медиаүзәге» проекты җиңү яулады (җитәкчесе – 10 сыйныф укучысы Саидә Мостафина). Без презентацияне зур тырышлык һәм теләк белән башкарып чыктык. Проектларны яклау бәйрәм төсе алды, ул берничә этаптан торып, һәр укучы үзенең фикерен әйтеп, жюри сорауларына җавап бирде. «Мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру» программасында катнашу – бик файдалы эш. Без карар кабул итәргә, командада эшләргә өйрәндек, мондый чаралар җаваплылык хисен тәрбияли. Һәр укучы тәҗрибә туплады », - диде ул.
Киләчәктә безнең проект яклау һәм ышаныч табып, җиңү яулар дигән өмет белән яшибез.
Алсу БаСЫЙРОВА, педагог-китапханәче. Түбән Яркәй авылы.