Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы районда барган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә бик теләп кушылды. Балалар бакчасының тәрбиячесе Фәнзия Арысланова инициативасы белән уртанчы төркем балалары хәрби зонадагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыйды. Ата-аналар бу изге тәкъдимне бик хуплап кабул итте.
Район балалар бакчаларында патриотик тәрбия бирү эше даими алып барыла. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.