Бүген, 17 февральдә, Югары Яркәйнең 1 нче Гимназиясендә тематик шимбә кысаларында “Күңелле стартлар” үтте. Чарада 2 һәм 3 сыйныф укучылары ярышты. Ярышларда катнашучылар көч, җитезлек, тапкырлык, тизлек буенча ярышатылар. Укучылар һәр биремдә теләп катнашты, спорт уеннары аларга бик ошады. Алар күтәренке кәеф белән таралыштылар. Чара ахырында командалар грамоталар белән бүләкләнде.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
2 нче сыйныфлар арасында: 1 урын – 2 а, 2 урын – 2 б.
3 нче сыйныфлар арасында:
1 урын - 3 а сыйныф укучылары.
2 урын – 3 в сыйныф укучылары.
3 урын – 3 б сыйныф укучылары.
Барлык укучыларга спорт уеннарында теләп катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез, җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да җиңүләр телибез.