Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 март , 14:05

Ралена, афәрин!

Ул инглиз теле буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры.

Ралена, афәрин!
Ралена, афәрин!

2024 елның 26-27 февралендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында инглиз теле буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.

Анда безнең районнан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ралена Нурмөхәммәтова катнашты.

Олимпиаданың төбәк этабына нәтиҗә ясаганнан соң, Ралена призер булды.

Раленаны һәм укытучы-остазы Лариса Хөснетдинованы әлеге казанышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: