Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март , 10:10

«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы

Илеш районы мәгариф учреждениеләре арасында «Иң яхшы пешекче 2024» район пешекчеләре конкурсы узды.

«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы

Конкурсның максаты - мәктәп ашханәләре пешекчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, сәламәт туклану принципларын популярлаштыру һәм һөнәрнең абруен күтәрү, шулай ук мәктәп менюсында ризыклар ассортиментын киңәйтү һәм балаларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту.

Конкурсның беренче этабы читтән торып, 18-22 март көннәрендә узды. Бу этапта үз эшләрен 13 пешекче тәкъдим итте. Беренче этап нәтиҗәләре буенча икенче турга максималь балл җыйган 5 пешекче остасы үтте.

28 мартта Иске Куктау урта мәктәбендә “Иң яхшы пешекче 2024” конкурсының икенче этабы узды. Катнашучылар кайнар ризык, салат, эчемлек, икмәк-булка изделиесыннан «Иң яхшы мәктәп төшке ашы» тематик өстәлен бизәделәр һәм конкурс комиссиясе алдында үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:

-1 урын – Флүзә Шәйморатова, Иске Куктау һәм Исанбай мәктәпләре пешекчесе.

-2 урын – Эльвира Мөнирова, Югары Яркәйдәге 2 нче балалар бакчасы пешекчесе.

-3 урын -  Гөлнәзирә Рәкыйпова, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы пешекчесе.

- Альзира Гыймаева  - «Һөнәри осталык» номинациясе.

- Гөлгенә Сәлимова - «Камиллеккә җиткерелгән кулинар сәнгать» номинациясе.

Конкурс турында тулырак сылтама буенча укыгыз: https://clck.ru/39iXLP

Чыганак

«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
«Иң яхшы пешекче 2024» конкурсы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: