Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 апрель , 11:45

Укучы уңышы-укытучының тырыш хезмәтенә бәя

Укучыларның олимпиада хәрәкәтенең төп бурычыбалаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Әлеге максатка ирешү өчен өчен районда барлык шартлар да тудырылган: ресурс үзәге, өстәмә белем бирү учреждениеләре, гомум белем бирү учреждениеләре эшли. Мәгариф идарәсенең, педагогларның һәм баланың ата-аналарының бурычы ныклы белем, интеллектуаль үсеш бирү.

Укучы уңышы-укытучының тырыш хезмәтенә бәя
Укучы уңышы-укытучының тырыш хезмәтенә бәя

Уку елы башыннан олимпиада хәрәкәтенә старт бирелә: Бөтенрусия укучылар һәм республика олимпиадалары (туган телләр, рәсем сәнгате, сызым, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте) һәм уку елы дәвамында алар дүрт дәрәҗәдә үткәрелә. Бөтенрусия укучылар олимпиадасы-Русия Федерациясендә укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фәнни (фәнни-тикшеренү) эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, фәнни белемнәрне пропагандалау, гомум белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда катнашу өчен Русия Федерациясе җыелма командалары составына сәләтләрен күрсәткән балаларны сайлап алу максатында үткәрелә торган иң массакүләм интеллектуаль ярыш.

Безнең район учреждениеләрендә Бөтенрусия укучылар олимпиадасы -19, республика олимпиадалары 4 фән буенча үткәрелә. Ел саен катнашучылар саны арта бара.

Бөтенрусия укучылар олимпиадасының мәктәп этабында 1424 укучы катнашты, шуларның 541е - призерлар һәм җиңүчеләр. Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабында 491 укучының 83е призлы урынга чыкты. 7,8,9,10 сыйныф укучылары - иң активлары.

Шунысы куанычлы, узган уку елында җиңүчеләр тормыш хәвефсезлеге нигезләре, физкультура, география, биология, әдәбият, инглиз теле фәннәре буенча катнашып призер статусын раслыйлар. Бу фән укытучыларының укучы белән шөгыльләнүен, ел саен нәтиҗәләрне яхшыртуын күрсәтә.

Гыйнвардан март аена кадәр ел саен олимпиадаларның төбәк этабы үткәрелә. Анда 11 гомум белем бирү фәннәре буенча 34 кыз һәм малай катнашты. Нәтиҗәләр буенча, 17 кыз һәм малай Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында призерлары булды. Биология буенча 9 сыйныф укучылары- Югары Яркәйдәге 1 нче гимназия укучылары Амалия Бәхтизина, Азалия Тимуршина, Аделина Фәткелбаянова (укытучылары- Рәмзия Галәүтдинова), Азалия Дәүләтова (укытучысы Эльвира Зиннәтуллина); М. Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбеннән Альмир Баһманов (Рауза Арысланова); әдәбият буенча-Йонны төп мәктәбеннән Ландыш Сәгытдинова (Фәридә Миңнеголова), экология буенча -Т.Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбеннән Чулпан Ханова (Венера Гозәерова), Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядән Артур Гарифуллин (Эльвира Зиннәтуллина), Түбән Яркәйдәге лицейдан 11нче сыйныф укучысы Радмир Хәертдинов (Филүс Зиннәтуллин); Түбән Яркәйдәге лицейның 10 сыйныф укучысы Сәидә Мостафина (Филүс Зиннәтуллин); Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптән Лиана Йосыпова (Зөлфия Йосыпова); физик культура буенча- Югары Яркәйдәге1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Зөһрә Вәлиуллина, 10 нчы сыйныф укучысы Равил Миңнекәев (Фәнзил Яһүдин); инглиз теле буенча Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Ралена Нурмөхәммәтова (Лариса Хөснетдинова);

Тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Рушана Зарипова (Фәнзил Яһүдин); география буенча Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Азамат Камалтдинов, Илнар Гыйльметдинов (Гөлнар Исмәгыйлова).

Ел саен туган телләр буенча республика һәм төбәк олимпиадалары нәтиҗәләре сөендерә.

Башкорт теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дипломын Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Искәндәр Кадраев (Альмира Гыймазова) яулады.

Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Кадер урта мәктәбеннән Нурия Шәйхелисламова (9нчы сыйныф) һәм Ландыш Нәсруллина (10нчы сыйныф, укытучылары -Айгөл Фәтхуллина), Базытамак урта мәктәбеннән Айсылу Муллагалиева (9нчы сыйныф, Илмера Ахунова) олимпиада призерлары булдылар.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды. Районыбыз укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың барлык этапларын уңышлы үтте. Нәтиҗәләр буенча Кадер урта мәктәбенең 9 һәм 10нчы сыйныф укучылары Нурия Шәйхелисламова, Ландыш Нәсруллина (Айгөл Фәтхуллина) һәм Базытамак урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айсылу Муллагалиева (Илмера Ахунова) призерлар булдылар.

Башкорт теле буенча, Бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчеләренә һәм призерларына Башкортстан Республикасында урнашкан югары уку йортының бакалавриат программалары буенча укырга кергәндә шәхси казанышлар сыйфатында өстәмә баллар билгеләнде. Сынлы сәнгать буенча республика олимпиадасының төбәк этабының ике призеры бар: Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Регина Гомәрова (Тимур Шәмсетдинов), Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Нурия Мослыхова.

Олимпиадада уңышлы чыгыш ясауга әзерлекне фән укытучысы башкара. Укучының уңышыукытучының хезмәте өчен зур бүләк.

Киләчәктә районның гомум белем бирү учреждениеләренә Олимпиада һәм фәнни ярышларның төбәк һәм йомгаклау этапларында призерлар һәм җиңүчеләр контингенты дәвамлылыгы, саклау һәм арттыру, сыйфатның кимүенә юл куймау буенча максатчан эш алып барырга кирәк.

Айгөл ХАРИСОВА, район мәгариф идарәсе методисты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: