+21 °С
Болытлы
Агымдагы уку елы йомгаклары буенча Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия «Башкортстан Республикасының Илеш районы муниципаль районының иң яхшы мәктәбе» исеменә лаек булды һәм Җирнең беренче космонавты Юрий Гагарин Дипломы һәм бюсты белән бүләкләнде. Республика олимпиадасы призёрлары булган 7 гимназист тантаналы шартларда хөрмәтле кунаклар кулыннан үзләренең лаеклы бүләкләрен алды: дипломнар, истәлекле медальләр һәм бүләкләр.
Җиңүчеләрне, призёрларны һәм барлык катнашучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз!