Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май , 15:30

Күңелле көндезге лагерьлар башланды

27 майда районның гомум белү бирү мәктәпләрендә көндезге лагерьлар үз ишекләрен ачты.

Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды

Көндезге лагерьлар үз эшен башлады. Бүгенге көндә мәктәптә 7 яшьтән алып балалар көндезге лагерьга йөри. Лагерьның бер сменасы 21 көн дәвам итә. Анда йөрүче балаларның һәр иртәсе зарядка ясау белән башлана. Аннан соң аларны ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Ашаганнан соң, һава торышына карап, балалар төрле уеннар, мавыктыргыч чараларда катнашалар.

Югары Яркәйдәге 4 нче санлы урта гомум белем бирү мәктәбенең көндезге лагере дә бик теләп балаларны кабул итте.
Мәктәпнең көндезге лагерында йөз кырык бала бер-берсе белән якыннанрак танышу теләге белән балачак дөньясына чумды. Лагерьның беренче көне тантаналы линейкадан башланды. Анда гимннар яңгырады, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флаглары күтәрелде.
Лагерь тормышының беренче көненнән үк тәрбиячеләр һәм вожатыйлар балалар өчен кызыклы программа әзерләде, мәсәлән, “Җәй, балалар, каникуллар” чарасы һәм “Идеяләр ярминкәсе” конкурсы оештырылды, “Осталар көне” үткәрелде.
Көндә иртәннән үк мәктәп территориясендә күңелле музыка, балалар көлүләре яңгырый. Кыскасы, кызыклы лагерь тормышы гөрли - тәрбияви чаралар, экскурсияләр, ачык һавада уеннар оештырыла. Балаларда дуслык, бер-береңә игътибарлылык, отрядта эшли белү кебек күнекмәләр тәрбияләнә.
Балаларның җәйге яллары мавыктыргыч спорт уеннарында һәм мәдәни чараларда катнашып, күңелле һәм файдалы үтсен, киләсе уку елына яңадан-яңа көч тупласыннар дигән теләктә калабыз.

 

Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Күңелле көндезге лагерьлар башланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: